Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен кайтыр юл кыскарак тоела?

Һәркем вакыт дәвамлылыгын үзенчә кичерә.

news_top_970_100
Ни өчен кайтыр юл кыскарак тоела?
Михаил Захаров

Таныш булмаган урынга барганда юл озак, кайтканда ул тизрәк кебек сизелүен тойганыгыз бардыр, мөгаен. Белгечләр моны вакытны төрле кешеләрнең төрлечә, бер үк кешенең төрле очракта төрлечә шәхси сиземләве белән бәйләп аңлата. Бу турыда фактлар сайтында хәбәр ителә.

Бер фараз — яңа әйберне кабул итү эффекты. Таныш булмаган әйберне очратканда кешенең игътибары активлаша һәм ул вакытның бу өлешен аңлап уздыра, шуңа күрә вакыт акрын узган кебек була. Таныш булган очракка килеп эләккәч, таныш юлдан өйгә кайтканда — игътибар концентрациясе кими, кешенең аңы ял итә һәм эчке вакыт тизрәк уза.

Икенче фараз — таныш булмаган очракта кеше борчыла, соңга калырмын дип уйлый. Ул процессны контрольдә тотарга тырыша, сәгатькә карый, бу процесслар эчке вакытны акрынайта. Кайтканда исә контроль кими, вакыт күзәтелми һәм тиз узган кебек була.

Тагын бер фараз — өйгә кайтканда яки ял итәргә барганда уңай хисле фон барлыкка килгәнгә, вакыт тиз уза дип аңлата галимнәр. Кеше яхшы әйбер уйлагач, бәхет гормоннары барлыкка килә, субъектив вакыт тиз уза.

Соңгы фаразны Киото университеты галимнәре дә раслаган. Эксперимент барышында алар уңай хисле фон вакытны сизүне киметә, аның барышы да тизрәк итеп кабул ителүен ачыклаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100