Ни өчен кайчакта сүз тел очында гына тора, ә искә төшми?
Инглиз телендә бу халәт «TOT-phenomenon» яки «ТОТ-state» (от англ. tip-of-the-tongue — «тел очында гына тора») дип әйтелә.
Кайчакта кешеләр билгеле бер сүзне искә төшерә алмый интегә. Ул тел очында гына торган кебек, тик кабатлап булмый. Моның фәнни сәбәбе бар. Бу турыда Фактлар сайтында язылган.
Әлеге күренеш «presque vu» (преске вю), ул сүзен-сүзгә «күргән хәл диярлек», «почти увиденное» дип тәреҗемә ителә.
Инглиз телендә бу халәт «TOT-phenomenon» яки «ТОТ-state» (от англ. tip-of-the-tongue — «тел очында гына тора») дип әйтелә.
Балачакта ул булмый диярлек, кеше олыгая барган саен, искә төшереп интеккән мизгелләр артырга мөмкин.
Моны аңлата торган ике төп теория бар. Берсе «турыдан-туры алу теориясе» дип атала. Әлеге теория буенча, кешенең хәтер мөмкинлеге искә алу халәте өчен җитәрлек, тик кирәкле сүзне чынбарлыкта искә төшерерлек түгел. Шуңа күрә кеше менә-менә искә төшерермен кебек хис итә, ләкин искә төшерә алмый интегә.
Башка теория — «фикер нәтиҗәсе ясау теориясе» буенча, «преске вю» халәте хәтердән мәгълүмат җыю процессында барлыкка. Бу вакытта баш мие мөмкин булган барлык җавапларны тапмакчы була, алар ярдәмендә ул кирәкле сүзне искә төшерергә тели. Шул чакта сүз тел очында эленеп торган кебек хис туа.
Бу психик феноменны беренче тапкыр 1890 елда Уильям Джеймс «Принципы психологии» китабында тасвирлый. Фәндә һәм әдәбиятта бу халәт еш искә алына, ул сүзнең кеше аңында лингвистик формасыз да була алуын иллюстрацияли, диелә хәбәрдә.