Ни өчен кайбер кешеләрнең йокысы уяу була?
Кайбер кешеләргә тышкы ярсыткычлар калганнарга караганда ныграк тәэсир итә. Бу исә йоклап китәргә комачауларга мөмкин, әмма моның да файдасы бар. Фин галимнәре аңлатуынча, уяу йокы — авыру түгел, ә аерым кешенең үзенчәлеге.
Стенада эленеп торган сәгать телләренең текелдәве һәм иртәнге кояш нурлары йокыны бүлгәндә ачуны чыгарырга мөмкин. Йокы көтелмәгәндә тавышлар ишетелсә, яктылык төшсә дә бозыла. Һәм бу табигый булып санала.
Кайбер кешеләр тәрәзә пәрдәләре аркылы кергән яктылыкны, урамнан ишетелгән тавышны сизмәскә мөмкин. Ә башка кешеләргә бу ныграк тәэсир итә.
Ни өчен кайбер кешеләрнең йокылары шулай уяу була?
Йокы уяулыгы — авыру булып саналган йокы бозылу түгел. Бу бары тик кешенең үзенчәлеге генә.
Кайбер кешеләрдә йокы уяулыгы бары тик гомернең кайбер чорларында гына яки билгеле бер хәлләргә реакция буларак кына күзәтелә. Ә калганнар өчен бу бары тик шәхси үзенчәлек кенә. Мондый кешеләрнең баш миләре хәтта йоклаганда да ял итмәскә мөмкин.
Йокы уяулыгы тоемлау хисенең артык сизгер булуына бәйле, дип аңлата профессор Маркку Партинен.
Югары сизгерлек — тумыштан килә торган үзенчәлек булып санала. Әгәр кеше сизгер икән, аның йокысына тавышлар гына түгел, ә яктылык та, исләр дә тәэсир итәргә мөмкин. Мәсәлән, ашарга әзерләгәндә чыга торган көчле исләр дә аны йокысыннан уята ала. Көндез мондый ярсыткычлар ул кадәр нык тәэсир дә итмәскә мөмкин.
Сизгерлекне үзгәртергә кирәкми торган яхшы сыйфат дип саный Партинен.
Югары сизгерлектән бары тик көчле дарулар ярдәмендә генә котылып була, тик Маркку Партинен моны сайларга киңәш итми.
«Моның уңай яклары турында уйлану яхшырак булыр, кеше сизгер һәм уяу булгач яхшы бит инде. Бу иҗади фикерләүне үстерергә ярдәм итә», — дип саный профессор.
Сизгер кешеләр рәссамнар һәм тикшеренүчеләр, шулай ук эшмәкәрләр арасында еш очрый, диде профессор.
Шулай ук пешекчеләр дә сизгер була. Һөнәрләренә бәйле рәвештә аларда ис һәм тәм тою башкачарак була.
Уяу йокы нәселдән дә күчәргә мөмкин. Әгәр бала уяу йоклый икән, димәк, әтисендә яки әнисендә мондый үзенчәлек бар.
Төрле яшьтәге кешеләрдә йокы уяу була ала. Яшь барган саен йокы тагын да уяурак була, чөнки әкренләп йокы структурасы үзгәрә.
Сизгер, уяу йокы хатын-кызларда ешрак очрый, дип әйтте Хельсинки психиатрия университеты профессоры Тийна Паунио. Тикшеренүләрдән күренгәнчә, бу гормональ факторларга бәйле.
Шулай ук йокы сизгер булганда, йокысызлык та килеп чыгарга мөмкин.
Тикшеренүләрдән күренгәнчә, сизгер характер һәм балачакта гаиләдә булган җитди конфликтлар үскәч йокы белән проблемалар китереп чыгара ала, дип сөйли профессор.
Уяу йоклау аркасында йокысызлыктан интеккән кешеләр артык киеренке халәттә була.
«Димәк, йокы әйбәт булсын өчен организм киеренкелектән котыла алмый дигән сүз. Организм кечкенә генә ярсыткычларны да кисәтү дип кабул итә һәм аларга реакция белдерә башлый», — дип белдерде Паунио.
Гадәттә, кеше төнлә берничә мәртәбә уяна, әмма иртәнгә бу уянып алулар турында оныткан була. Әмма киеренке халәттә булганда, болай уянгач кеше йоклап китә алмый. Мондый мизгелләрдә кеше йокысызлыкның сәбәпләре һәм аның нәрсәгә китерәчәге турында уйлана башлый.
«Йокысызлык турында сөйләшү — ике башлы таяк кебек. Бер караганда, йокының мөһимлеге турында сөйләргә була, әмма икенче яктан, кыска гына вакытлы йокысызлык өчен кеше артык борчылырга тиеш түгел, бу куркыныч тудырмый», — диде профессор.
Тийна Паунио әйтүенчә, стресс халәтендә кеше чынлап та начаррак йоклый һәм бу табигый. Димәк, кешенең аңы нәрсәдер турында уйлый, нидер эшли, ял иткән вакытта да аң нидер эшләргә тырыша дияргә була.
«Йокы вакытында баш мие актив эшли икән, димәк, ниндидер проблема ахырга кадәр чишелеп бетмәгән дигән сүз», - диде белгеч.
Сизгер һәм уяу йоклый торган кеше йокы сыйфатын үзгәртә һәм яхшырак йокларга өйрәнә аламы?
Маркку Партинена сүзләренчә, тавышка һәм яктылыкка ияләнү гадәтен булдырырга кирәкми. Тирән йокыга талырга ярдәм итә торган шәхси ысуллар уйлап табарга кирәк.
Мәсәлән, әгәр сезнең янда йоклаган кеше гырлый һәм йокысы тыныч түгел икән, беруши кулланырга була. Артык яктылыктан калын пәрдәләр һәм күзгә киелә торган маска ярдәм итә.
Шулай ук йокы бүлмәсендәге температураны да көйләп торырга кирәк, анда артык җылы булырга тиеш түгел. Бүлмәдә саф һава булырга һәм чит-ят исләр булмаска тиеш. Йокы урыны рәхәт, бүлмәдә сулыш алу җиңел булсын.
Тиз йоклап китәр өчен, мәсәлән, кофеинсыз чәй яки җылы сөт эчәргә, җылы оекбаш кияргә, җылы душ астында торырга була.
Әгәр йокы тышкы факторлар — мәсәлән, шау-шу яки яктылык аркасында бозыла икән, моны үзгәртеп була.
«Әмма йокысызлыкның сәбәбе — борчулы уйлар булса, моны башкача хәл итәргә кирәк. Мәсәлән, якын кешең белән сөйләшеп алырга, тормышыңны анализларга була. Кайвакыт профессионалларга мөрәҗәгать итү иң яхшысы була», — диде профессор.
Тормыш рәвеше дә йокы сыйфатына бик нык тәэсир итә.
Сәламәт яшәү рәвеше һәм дөрес төзелгән көндәлек режим йокы сыйфатын яхшырта. Шуңа күрә кич артык яктыда утырмаска, тәмәке тартмаска һәм алкоголь кулланмаска кирәк.