Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен кайбер кешеләр гел туңа?

Зур бинада төрле кешләр утырганда, бүлмәне җилләтә башласаң, берәүләргә рәхәт, башкалар туңа.

news_top_970_100
Ни өчен  кайбер кешеләр гел туңа?

Табиб-невропатолог һәм психоневролог Игорь Поникаровский кайбер кешеләрнең гел туңып йөрүенең сәбәбен әйткән. Бу турыда РЕН ТВ яза.

«Бөтен кеше дә билгеле бер дәрәҗәдә туңа. Берәүләр ныграк, башкалары азрак. Туңудан һәм артык тирләүдән зарланучыларның 90 проценты вегетососудистая дистония (ВСД) белән чирли», — ди табиб.

Гел туңып йөрүчеләрнең калган ун проценты исә башка авырулардан интегә.

ВСД булганда йөрәк тибеше каты, тир күп бүленеп чыга, матдәләр алмашы да көчле була. Бу фонда пациентлар, кагыйдә буларак, туңа. Күпчелек очракта бу кышын була. Шуңа күрә ВСД булган кешеләр җәйне ярата, кышны түгел, ди белгеч.

«Зур коллективта, зур бинада төрле кешләр утырганда, бүлмәне җилләтә башласаң, берәүләргә рәхәт, башкалар туңа. Вегетатиклар туңа, чөнки аларның энергия алмашы, матдәләр алмашы тизләтелгән. Шуңа күрә ала күп итеп тирли дә. Тир бүленеп чыкканда һәм кипкәндә организм тиз суына, шуңа күрә кеше туңа», — ди Игорь Поникаровский.

«Шуңа күрә табибка күренеп торыгыз. Авыруның сәбәбен ачыкларга кирәк. ВСД авыруы белән яшәп була.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100