Ни өчен кайбер кеше башкаларга караганда күбрәк тирли?
Кайбер кешеләр өчен тирләү зур проблема булып тора. Тирләү кеше сәламәтлеге белән бәйле факторларга да, шул ук вакытта патологик үзенчәлекләргә дә бәйле.
Тир аша кеше тән температурасын көйләү өчен кирәкле махсус бизләр бүлеп чыгара, дип җиткерә Naked Science. Бер литр тир бүлү өчен организм 2436 кДж сарыф итә, нәтиҗәдә ул суына. Температура түбән булса, азрак тирли башлыйсың.
Әмма бу процесска кеше сәламәтлеге белән бәйле башка факторлар да йогынты ясарга мөмкин: күпме ашау, хәрәкәт итү, еш борчылу һ.б.
Күп итеп тирләү кеше өчен еш кына җитди проблема булып тора. Әлеге патология гипергидроз дип атала.