Ни өчен каеннарның кәүсәсе ак төстә?
Агачларның кәүсәләре гадәттә көрән төстә була, бары тик каеннарның гына кәүсәләре ак.
Корея усагы гына аксыл төстә, әмма ул да каен кебек ак кәүсәле түгел, сорырак. Бары тик каеннар гына ап-ак кәүсәле.
Ак төс корткыч бөҗәкләрне куркыта дип санала, шуңа күрә агачларны ак төскә буйыйлар да. Ә ни өчен барлык агачлар да, үз-үзләрен саклау максатыннан ак төстә түгел? Эволюция чорында алар бит шундый була алырлар иде…
Чынлыкта ак төс куркыныч бөҗәкләрне куркыта дигән сүз дөрес түгел. Бөҗәкләрне бернинди төс тә куркыта алмый. Агач кәүсәләрен акшарлауның ике максаты бар — беренчедән, ак төс культуралы, ягъни табигый шартларга начар яраклаша торган агачларны язын кояшта кызудан саклый, икенчедән известь корткычларны үтерә.
Шул рәвешчә, ак кәүсә каенга ниндидер зур файда китерми, ак кәүсәле агачлар булмавын шуның белән аңлатып та була.
Әмма табигатьтә ак төс еш очрый. Ак төс пигмент исәбенә түгел, ә организмның күзәнәкләре арасында һава булу сәбәпле барлыкка килә. Мәсәлән, ромашканың ак таҗлары ул пигмент түгел, ә үтә күренмәле күзәнәкләр, алар арасындагы һава аны ак итеп күрсәтә. Шул ук сәбәпле кар да ак булып күренә — анда да пигмент булмавы билгеле.
Әмма агач кәүсәсе бу рәвешле ак була алмый, чөнки ул нык булырга тиеш. Шул сәбәпле, каенның кәүсәсендә ак пигмент бар, ул бетулин дип атала. Бу пигментның фунгицид сыйфаты бар, ул корткычларны үтерә.
Төрле агачлар, үсемлекләр корткычларга каршы төрлечә көрәшә. Ә менә каен үзенә бетулинны «сайлаган», ә ак төсне — «бушлай бүләк» дип кабул итәргә була, дип яза «Элементы» фәнни-популяр порталы.
Бетулин каеннан тыш бик аз үсемлекләрдә генә бар. Бетулин кайбер төр яман шешләрнең күзәнәкләрен юкка чыгара, аторосклеротик төеннәрне кечерәйтә ала.