Ни өчен көзге сурәтне кире күрсәтә?
Көзге каршына баскач, уң як биттәге миң сул якка күчкән кебек тоелса, бу кешенең аңының үзенчәлекләре белән бәйле.
Көзгедә яклар буталса да, өс белән ас гел урынында кала. Моның сәбәбе фактлар сайтында чыкты.
Көзге үзенең өслегенә төшкән яктылык нурларын кире кайтара. Ул уң белән сулны алмаштыра торган механизм түгел. Көзгедән кайтарылган яктылык безнең күз рецепторына төшкәч, сурәт ник үзгәрә соң? Чынлыкта ул үзгәрми, көзге уңны сулга, сулны уңга күчерми, ләкин ул алны артка алмаштыра.
Бу безнең аңыбызның инерцияле булуы сәбәпле күренә. Көзгегә карап, кеше үзе каршында басып торган сурәтне күрә, ди. Ул гәүдәсен көзгедәге сурәт кебек торышка күчерү өчен вертикаль күчәр тирәли 180 градуска борылырга тиеш була.
Кешенең көзгедәге игезәге нәкъ менә шундый борылыш ясаудан барлыкка килгән дип күз алдына китерик. Кеше уң кулын күтәрсә, көзгедәге сурәт сул кулын күтәрер. Ләкин көзгедәге сурәт борылудан түгел, ә яктылык кайтарылудан барлыкка килә бит. Безнең аңыбыз безне алдый!
Кулга «уң кул» дип язылган кәгазь тотыгыз. Шул кәгазьне көзгегә күрсәтегез. Сезнең сурәт тә «уң кул» дип язылган табличканы күтәрер. Димәк, ул чынлыкта да уң кулын күтәрә булып чыга бит. Без уйлаганча, сул кулын күтәрми ич! Ягъни уң белән сул урыннарын алмашмый, диелә бу хәбәрдә.