Ни өчен кәтлит пешергәндә ит фаршына аш содасы кушалар?
Аш содасын шашлык ясаганда кулланырга мөмкин.
Аш содасын, өстәмә буларак, бик күп төрле ризыкка кушарга мөмкин. Ит һәм балык ризыкларына, шул исәптән кәтлиткә дә аш содасы өстәргә ярый. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.
Ит йомшаграк һәм тәмлерәк булсын өчен, кәтлит фаршына аш содасы салалар. Аш содасы - натрий гидрокарбонаты - су белән реакциягә керә һәм углекислота барлыкка килә. Натрий фарш эчендә сыеклыкны тотып тора, шуңа күрә итнең өсте корырак була.
Аш содасына шашлыкка да салырга ярый.
1 литр суга 1 чәй кашыгы сода салырга кирәк. Шушы эремәнең бер өлешен ит фаршына кушарга һәм яхшылап болгатырга.
Әгәр ит кисәкләрен пешерергә кирәк булса, шушы эремә белән һәр кисәкне аерым-аерым ышкып чыгарга. Аннары итне яки фаршны 1,5-2 сәгатькә суыткычка куеп торырга, шуннан соң пешерергә. Пешерер алдыннан 5-10 минут алдан тәменчә тоз һәм борыч салырга.
Натрий гидрокабонаты ит тукымаларындагы кислотаны бетерә, ит тәмлерәк була. Шулай ук сода исләрне дә бетерә.
Ләкин аш содасы кулланганда берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк.
- Фрикадельки, пилмән, тутырылган борыч ясаганда сода салырга ярамый. Сода бу очракта тәмне боза.
- Аш содасын сөткә кушу катгый тыела. Бу очракта ризык тәме тәгаен бозыла.
- Аш содасы кушар алдыннан, ит күзәнәкләренә кислород тулсын өчен, фаршны яхшылап болгатырга.