Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен күке йомыркасын чит ояга сала?

Күке үзен үстергән кошларның оясын эзләп табып, йомыркасын шунда салырга тырыша. Йомыркадан чыккан сукыр, шәрә күке баласы көндәшләрен оядан алып ыргыта.

news_top_970_100
Ни өчен күке йомыркасын чит ояга сала?
https://pixabay.com

Күкеләр йомыркасын чит кошларның оясына сала. Моның сәбәбен фактлар сайтында аңлаталар.

Орнитологлар фикеренчә, күке баласын туендыра алмаганга күрә, балаларын башкаларга тапшыра. Чөнки ул бер сезонга ун йомырка сала, аларның барысын да ашата алмый.

Күке теләсә кайсы ояга йомырка салмый. Башта ул ваграк кош оясын эзли, аннары хуҗасы чыгып киткәнен көтеп тора һәм барып йомырка сала. Әгәр бу ояда инде йомырка булса, күке чит кош йомыркасын үзе ашап бетерә яки оядан чыгарып ыргыта, шуның урынына гына йомыркасын сала.

Өстәвенә, күке йомырка салганчы үзен үстергән кошның оясын эзләп табарга тырыша. Ул ояны тышкы кыяфәтенә карап һәм кечкенә чагында ишеткән тавышларны исенә төшереп эзләп таба. Гадәттә, бу чыпчыклар семьялыгыннан булган кош оясы. Нәкъ менә алар балаларын бик җентекләп — иртәдән кичкә кадәр эшләп, азык табып үстерә.

Шулай да күке башка кош ояларына да йомыркасын илтеп сала.

Кайчакта хуҗалар күкене куып җибәрә, йомырка салырга ирек бирми. Ләкин күпчелек очракта күке хуҗалар кайтканчы эшен эшләп өлгерә.

Күке эмбрионы 12 көндә өлгерә, ул оядагы башка кошлардан тизрәк чыга. Аннары әле сукыр һәм каурыйсыз күке баласы оядагы башка кош балаларын чыгарып ата башлый. Ул көндәшләреннән шулай котыла, тәрбиягә алган әти-әни алып кайткан ризык та аңа күбрәк кала.

Күке баласы 20 көндә үсеп җитә һәм оядан китеп бара.

Мондый гадәтле башка кошлар да бар. Мәсәлән, суда йөзә торган үрдәкләр, турпаннар һәм башкалар да чит ояга йомырка салырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100