Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен иртәнге аш ашаганнан соң тешләрне чистартырга ярамый?

Стоматолог сүзләренчә, иртәнге аштан соң авыз эчендә оксидлашу процессы башлана.

news_top_970_100
Ни өчен иртәнге аш ашаганнан соң тешләрне чистартырга ярамый?
pixabay.com/ru

Тешләрне чистартыр алдыннан иртәнге ашны ашарга ярамый. Бу хакта стоматолог Анна Петерсонга сылтама белән РЕН ТВ сайты яза.

Табиб сүзләренчә, иртәнге аштан соң авыз эчендә оксидлашу процесслары башлана. Димәк, ашаганнан соң тешен чистартканда кеше тешнең эмален бозып, аңа кислота гына ышкып кертә дигән сүз.

Тагын бер мөһим момент: тешләрне чистарту аларны ризыкның начар тәэсиреннән саклый.

Шулай итеп тешләрне бары тик иртәнге ашны ашар алдыннан гына чистартырга кирәк.

Алдарак Торонто университеты галимнәре тешләрне агарту чараларының тешләргә зыянын ачыклау максатыннан тикшеренү уздырган иде. Глимнәрне бигрәк тә составында карбамид пероксиды (водород перекисе һәм мочевина перекисе катнашмасы) булган чаралар барыннан да күбрәк кызыксындырган.

Белгечләр ачыклаганча, карбамид пероксиды 35 процент яки аннан да күбрәк күләмдә кергән чаралар тешләр өчен иң зыянлысы булып санала.

Әгәр мондый катнашма теш пульпасына эләксә, ул тешне бөтенләй «үтерергә» мөмкин. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100