Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен иртән кофе эчәргә ярамый?

Иртән торгач, кеше организмында кортизон гормоны синтезлана башлый, ә кофе аны туктата.

news_top_970_100
Ни өчен иртән кофе эчәргә ярамый?

Күп кешеләр иртәнге ашны кофе эчүдән башлый. Галимнәр фикеренчә, бу — начар гадәт. «Вести» каналы шул хакта яза.

Кофены беркайчан да ач карынга эчәргә ярамый. Гомумән, җиңелчә иртәнге аш ашкайнату системасына зыян китерә. Ашказанында артык кислота барлыкка килә. Шуннан соң сару кайнау, эчәклек эшчәнлеге бозылу, эч китү барлыкка килергә мөмкин.

Ач карынга кофе эчкәч, кеше нервыланырга, кәеф кисәк үзгәрергә мөмкин, дип сөйләгән табиб Адам Саймон (Adam Simon). Болар кофеинга бәйлелек симптомы булу ихтимал.

Кофе составындагы кофеин биологик ритмнарга да йогынты ясый. Иртән торгач, кеше организмында кортизон гормоны эшләп чыгарыла башлый. Ул игътибарлылыкны сакларга ярдәм итә. Кофеин исә бу гормон күләмен киметә. Кеше игътибарсызрак һәм сүлпән була.

Иртәнге кофедан баш тартып булмаса, нишләргә соң? Һичшиксез — ни дә булса ашап куярга кирәк. Диетологлар аксымлы иртәнге аш булырга тиеш ди. Андый аш булмаса, һичьюгы ни дә булса ашап кую хәерле.

«Кофеинны азык белән бергә кабул итегез. Бер кисәк бутерброд булса да кабып куегыз. Ашый алмасагыз, бер-ике кабым булса да чәйнәгез», — ди киңәш иткән диетолог Лесли Ланжевин (Leslie Langevin).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100