Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен ир-атларның һәм хатын-кызларның гомер озынлыгы төрле?

Бу тәмәке тартуга бәйле.

news_top_970_100
Ни өчен ир-атларның һәм хатын-кызларның гомер озынлыгы төрле?
pixabay.com

Дания һәм Нидерланд галимнәре ирләрнең һәм хатын-кызларның гомер озынлыгы төрле булуның «чын сәбәбен» атады. Көньяк Дания университеты һәм Грёнингенск университеты белгечләре уздырган тикшеренү күрсәткәнчә, хатын-кызлар ир-атларга караганда уртача ике елга озаграк яши. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Фәнни эш авторлары Төньяк Америкада, Европада һәм Океаниядә 1950-2015 елларда 50-85 яшьлек ир-атларның һәм хатын-кызларны гомер озынлыгын тикшергән.

Ир-егетләрнең 1950 елда хатын-кызларга караганда 2,5 яшькә, — 1980 елда 4,5 яшькә кимрәк яшәве ачыкланган. 2015 елга бу аерма кими башлаган һәм якынча 2 елны тәшкил итә.

Галимнәр әйтүенчә, бу тәмәке тартуга бәйле. Экспертлар фикеренчә, ирләр хатын-кызларга караганда иртәрәк тарта башлагана һәм алар тәмәкене күбрәк тә куллана. Ә хатын-кызлар бу начар гадәткә хирысланып киткәндә, галимнәр тартуның зарарын ачыклаган гына була.

«Бүген, дистә еллар узгач, тәмәке тарту нәтиҗәсендә үлем очраклары ир-атлар арасында сирәк, әмма элек тарткан өлкән яшьтәге хатын-кызлар арасында еш очрый. Ягъни, башта ир-атлар тарта һәм үлә башлаган. Якынча шул вакытта хатын-кызлар тарта һәм үлә башлый», — дип аңлата экспертлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100