Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен хыянәт итүчене «мөгез куйган» диләр?

Императорның сөяркәсе яшәгән йортка болан мөгезе элеп куялар.

news_top_970_100
Ни өчен хыянәт итүчене «мөгез куйган» диләр?
https://pixabay.com

Хыянәтче ир яки хатын «мөгез куйган» дигән сүзтезмәнең килеп чыгышы турында фактлар сайтында язылган.

Хатыны хыянәт иткән иргә «мөгез чыккан» диләр. Хәтта Ушаков авторлыгындагы борынгы аңлатмалы сүзлектә дә «мөгез» сүзен иргә хыянәт символы дип әйтәләр.

Бер версия буенча, «мөгез кую» фразеологизмы тарихы Борынгы Греция мифларына ук барып тоташа. Овидий исемле шагыйрь Актеон исемле егет турында мифны тасвирлый. Ул урманда ауда вакытта кызлар көлешкәнен ишетә. Куаклар арасыннан карый һәм ау алиһәсе Артемиданы күреп ала. Артемида егеткә бик ачулана һәм өстенә су сибеп, боланга әверелдерә. Болан урманга качмакчы була, аны аучы этләре тотып талый. Бу мифта Актеон «ире алдаган мөгезле» дип атала. Ләкин Актеон Артемиданың ире булмаган, алданмаган да.

Тагын бер версия буенча, бу сүзтезмә рус теленә немец теленнән килгән. Борын заманнарда хәрбиләр мөгезле шлем кигән. Ирен сугышка озатканда, хатын аңа мөгезле шлемын кидерергә тиеш булган. Бу хатын ирекле калуын, ире сугыштан әйләнеп кайтмау ихтималын аңлата торган символ була. Ире сугыштан кайткач, өйдә башка ир-атны очратырга мөмкин. Шуңа күрә «мөгез кую» хыянәтне аңлаткан.

Өченче версия буенча, XII гасырда Византиядә император Андроник I Комнин идарә итә. Ул бик чибәр, белемле һәм кызлар ярата торган була. Аның турында гайбәтләр тарала. Хатынын император яраткан ирләр канәгатьсезлек тә белдерә алмый. Монарх аларга тыюлык урманнарында аучылык итәргә рөхсәт бирә. Император сөяркәсе яшәгән йортта исә болан мөгезе элеп куялар, бу патша игътибары билгесе була. Халыкта исә бу хатынның иренә «мөгез куелган» дип сөйлиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100