news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ни өчен хуҗа кеше арендага биргән фатирын җыештыруны тикшереп торырга тиеш түгел?

Фатир арендага биргәндәге рәвешендә тапшырылырга тиеш.

news_top
Ни өчен хуҗа кеше арендага биргән фатирын җыештыруны тикшереп торырга тиеш түгел?
https://pixabay.com

Фатирда тәртип — төрле кеше өчен төрлечә була, бер кеше өчен «бардак» булса, икенче кеше моны гадәти хәл итеп кабул итә. Фатир хуҗасы арендага биргән торагында җыештыруның сыйфатын тикшереп торырга хокуклы түгел. Бу турыда күчемсез милек буенча белгеч, юрист Светлана Краснова сөйләгән. РИА Новости шул хакта хәбәр итте.

Ләкин йортларда яшәүнең гомуми кагыйдәләре бар. Аларны үтәмәү килешүне бозу булып санала, аның өчен фатир хуҗасы арендаторны куып чыгара ала.

Килешү вакыты беткәч, фатир арендага биргәндәге рәвешендә тапшырылырга тиеш. Арендатор гаебе белән булган җимерекләрне төзәтергә туры киләчәк.

Гомуми кагыйдәләр буенча, бинаның агымдагы ремонты өчен арендатор җавап бирә, ә милек хуҗасы фатирның капиталь ремонтын карый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар