Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен хатын-кызлар аягын аякка куеп утырырга ярата?

Болай утырганда матур туфли белән мактанып, аякларның төзлеген күрсәтеп була.

news_top_970_100
Ни өчен хатын-кызлар аягын аякка куеп утырырга ярата?
https://pixabay.com

Кызлар аягын аякка салып, тезен тезгә куеп утырырга ярата. Ләкин табиблар һәм этикет осталары, дин әһелләре бу гадәтне тәнкыйтьли. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Йөкле хатыннарга аягын аякка куеп утыру һич ярамый, алай балага зыян килергә мөмкин. Бу вакытта вена кысыла, аякларда кан акрын йөри башлый, басым арта һәм сабыйның гомеренә куркыныч яный.

Аякны аякка салып утыру умырткалыкка да зыян китерә. 

Гәүдә тотышы ягыннан караганда, болай утыру ир-атларны чакыру кебек кабул ителә. Борынгы заманнарда ук мәхәббәт алиһәләре шулай утырып, үзләрен күрсәткән, бәясен аңлаткан. 

Болай утыру дини кагыйдәләргә дә каршы килә, тыйнаксызлык булып санала. Шулай ук алда селкенеп торган аякта шайтан утырып таган атына дигән гыйбарә дә булган.

Психологлар исә мондый поза ябык хатын-кызларга хас дип саный. Мондый кызлар әйләнә-тирәдәгеләрдән качарга тырыша, аларга кеше алдында уңайсыз дигәнне аңлата икән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100