Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен гортензияне лимон кислотасы белән тукландырырга кирәк?

Гортензиянең нинди төстә чәчәк атуы туфракның ачылыгыннан тора.

news_top_970_100
Ни өчен гортензияне лимон кислотасы белән тукландырырга кирәк?
pixabay.com/ru

Гортензия үсә торган туфракның ачылыгы үсемлекләрнең чәчәк атуына турыдан-туры йогынты ясый. Үсемлеккә уңайлы шартлар тудыру өчен лимон кислотасын кулланырга киңәш итәләр Яндекс.Дзенда.

Ачылык күрсәткече 5,5 булса, гортензиянең төсе максималь дәрәҗәдә мул һәм озак булачак. Күрсәткеч кимрәк булса, гортензия чәчәкләре зәңгәр төстә булачак, ачылык дәрәҗәсе артып китсә, чәчәкләр кызыл төстә булыр.

Үсемлек чәчәк атсын өчен идеаль шартларны лимон кислотасы ярдәмендә ясап була. Кулланыр алдыннан чәчәк кибетләрендә сатыла торган лакмус кәгазе ярдәмендә туфракның ачылыгын тикшерергә кирәк.

Ашлама ясау өчен 2 аш кашыгы лимон кислотасын 10 литр суда тулысында эретергә кирәк. Кислотаны башта стаканда эретеп, кирәкле күләм суга кушарга була.

Әзер эремәне гортензиягә сибәбез. Башта үсемлеккә күп итеп гади су сибәргә кирәк. Аннан бер квадрат метр җиргә бер чиләк лимонлы су сибелә. Суны кичен коры вакытта сибәргә киңәш ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100