Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен гаҗәпләнгәндә күз түгәрәкләнә, авыз ачыла?

Гаҗәпләнгән чакта яхшырак күрү өчен күзләр зурая, исләрне яхшырак тою өчен авыз ачыла.

news_top_970_100
Ни өчен гаҗәпләнгәндә күз түгәрәкләнә, авыз ачыла?
https://pixabay.com

Гаҗәпләнү — когнитив эмоция, ул көтелмәгән очракка карата хис белдерү. Кеше гаҗәпләнгәндә, аның күзләре үзеннән үзе түгәрәкләнә. Бу күренеш кешедә генә түгел, хайваннарның күбесендә — этләрдә, песиләрдә һәм маймылларда да була. Бу турыда фактлар сайтында язылган.

Кеше алдан көтелмәгән хәл белән очрашуга, аның баш мие мобильләшә, бөтен игътибарны әлеге вакыйга чыганагына юнәлтә. Ул таныш булмаган әйбер хакында мөмкин кадәр күбрәк белешмә тупларга тырыша. Шуңа күрә гаҗәпләнгәндә күзләр автомат рәвештә зурая, инстинктлар йогынтысында күзәтү почмагы үзеннән-үзе киңәя, кеше бу процессны үзе контрольдә тотмый.

Гаҗәпләнүнең тагын бер үзенчәлеге — авыз ачылу. Авыз ачылу күзләр түгәрәкләнү белән турыдан-туры бәйле. Бу рефлекс борынгы бабаларыбыздан килә. Алар куркыныч очракта авызларын ачкан. Авыз ачу вомероназаль органны эшләтеп җибәрә — бу исә ис тоюны көчәйтә. Ачык авыздан исләр борынга тизрәк керә. Бу очракта баш мие башка сизү органнарын — күзләрне һәм колакларны тагын да ныграк эшләтеп җибәрә. Хайваннарның көтелмәгән хәл ягына таба колаклары тырпайса, кеше исә күз кабакларын киңрәк итеп ача, шулай итеп күз күреме диапазонын арттыра.

Безнең заманда рефлектор күнекмәләр практик әһәмияткә ия түгел инде. Тик шулай да алар эшли һәм кеше күзләрен зур итеп түгәрәкләндерә, авызын ача, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100