Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен эсседә салкын ризыклар ашарга ярамый?

Әгәр эсседә туңдырманы тиз-тиз ашап бетерсәң, өске тын юллары кисәк кенә суына һәм авыру китереп чыгара.

news_top_970_100
Ни өчен эсседә салкын ризыклар ашарга ярамый?
pixabay.com/ru

Эссе һава торышы булганда салкын эчемлекләр эчкәндә, туңдырма ашаганда ОРЗ булырга һәм салкын тияргә мөмкин. Бу хакта терапевт, гастроэнтеролог Анастасия Атаманга сылтама белән РЕН ТВ сайты яза.

Белгеч сүзләренчә, эсседә туңдырма ашагач һәм салкын эчемлекләр эчкәч, ОРЗ булырга һәм салкын тияргә мөмкин. Шулай ук бу температуралар кисәк алмашу аркасында өстәмә стресс булып тора.  

Әгәр эсседә туңдырманы тиз-тиз ашап бетерсәң, өске тын юллары кисәк кенә суына һәм авыру китереп чыгара.

«Туңдырма ашаганда игътибарлы булырга кирәк. Әгәр тамак төбенә уңайсыз, салкын була башласа, туңдырма ашаудан туктыйсы», — диде табиб.

Ул салкын су эчкәндә кан тамырларында кинәт кенә спазмнар килеп чыгу очракларын да сөйләде. Бу хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин.

Эссе вакытта җылы чәй, гөлҗимештән эчемлек һәм киптерелгән җимешләрдән шикәрсез компот эчәргә киңәш итә табиб. Шулай ук җиләк-җимешләр, яшелчәләр, җиләкләр ашау да яхшырак булыр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100