news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ни өчен элекке заманнарда кечкенә күкрәк идеаль форма символы булган?

Ни өчен элекке заманнарда кечкенә күкрәк идеаль форма символы булган?

news_top
Ни өчен элекке заманнарда кечкенә күкрәк идеаль форма символы булган?
woman.rambler.ru сайты ни өчен Урта гасырларда кечкенә күкрәк модада булган дигән сорауга җавап язган.

Урта гасырларда чиркәү кануннары дәүләт эшләренә генә түгел, хәтта модага да тәэсир иткән. Католик чиркәү физиологик процесслар белән бәйле әйберләрне гөнаһ, оят дип игълан итә һәм аны яшерергә куша. Кешенең тәне берни түгел, җаны иң мөһиме дип өнди чиркәү. Шул сәбәпле, ирләрне котыртырга һәм ымсындырырга мөмкин булган күкрәк тә яшерелергә тиеш була. Шул сәбәпле, ул никадәр кечкенәрәк булса, шулкадәр матур дигән мода керә.

Урта гасырлар - инквизиция чорында сихерчелектә гаепләнгән хатын-кызларның күкрәкләрен зур итеп ясаганнар. Бу аларның ямьсезлеген күрсәтеп торган.

12 гасырда язылган "Өч кыз турында комедия"дә кызларның күкрәкләрен бинт белән ураулары сурәтләнә, чөнки "ирләр күзе төшкән зур күкрәк матур түгел". Баш герой өч кыз арасындагы иң матурын болай сурәтли: "Минем алдымдагы кызга бинтлар кирәк түгел иде, чөнки ул кечкенә булуы белән матур иде".

Күкрәкләре зур булган хатын-кызлар аны кечерәйтү өчен махсус киемнәр кигән. Бу яктан Испанияд төрле кыргый алымнарга кадәр барып җитәләр - анда күкрәккә кургаш пластинкалар куйганнар. 

15 гасырларда, Ренессанс чоры башлангач, күкрәкне рәссамнар сурәтли башлый. Шул вакытта бу мода юкка чыга. Күпмедер еллар, гасырлардан соң кабат килеп чыгар өчен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар