news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ни өчен долларны «бакс» дип атыйлар?

«Бакс» инглизчәдән болан дип тәрҗемә ителә.

news_top
Ни өчен долларны «бакс»  дип атыйлар?
https://pixabay.com/

АКШ долларын «бакс», башка акчаларны «бабка» дип атыйлар. Моның килеп чыгышын фактлар сайтында аңлаталар.

Тикшеренүчеләр «бакс» атамасы XVII–XVIII гасырларда килеп чыккан дип фаразлый. 1748 елда беренче тапкыр «Бакс» искә алына. Тик ул яшел доллар турында түгел, ә боланнар турында була. «Бакс» (инглизчәдән buck) тәрҗемәсе болан була. Ул чакларда болан тиресен акча урынына кулланганнар. Мәсәлән, бер мичкә виски «5 бакс» ягъни биш болан тиресе була.

Беренче доллар 1794 елда ясала, ләкин моңа кадәр болан тиресен акча урынына куллану сәбәпле, «бакс» сүзе кулланылышта кала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар