Ни өчен диңгез суы тозлы була?
Беренчел океан суы вулканик газлар конденсаты булган.
Табигатьтә су әйләнеше законнары буенча, яңгыр булып ява торган су төче. Ләкин күлләрдә һәм елгаларда гына су төче, ә диңгездә тозлы була. Чынлыкта, елгалар диңгез белән чагыштырганда гына төче булып санала икән. Елга суы да тозлы, тик диңгез һәм океан суы елга суыннан 50-70 тапкыр тозлырак. Бу турыда фактлар сайтында язылган.
Елга суы диңгезгә таба ага-ага төрле тау токымнарындагы тозны юдырып алып төшә. Шушы су диңгезгә кушылып, суны тагын да тозлыландыра. Аннары су парга әверелә һәм явым-төшем булып ява. Бу теория «елга теориясе» дип атала. Аның буенча, диңгез суы башта төче була, ләкин миллиард еллар дәвамында тозлылана.
Ләкин галимнәр елга һәм диңгез суын тикшергәндә, алардагы тозлар составы буенча бик аерылуын ачыклаган. Елгаларда күмер кислотасы тозлары (карбонатлар), диңгезләрдә хлоридлар күбрәк булуы билгеләнгән. Шулай итеп алдагы «елга теориясе» кире кагылган.
Хәзерге заман галимнәре фикеренчә, диңгез суы баштан ук шундый тозлы булган. Ләкин аларның тозлылыгына елгалар түгел, ә вулканнар йогынты ясый.
Бу теория буенча, беренчел океан суы вулканик газлар конденсаты булган. Аның составына 75 процент су, 15 процент углекислота, 10 проценты әче төтен — аммиак, метан, күкерт, фтор, хлор, бром һәм инерт газлардан торган катнашма керә. Парга әверелгәндә, бу матдәләрнең күбесе кислоталы яңгыр булып яуган, океан төбенә утырган, тау токымнары белән реакциягә кергән, химик реакцияләрдән соң тоз утырып калган һәм суда эрегән, диелә бу хәбәрдә.