news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ни өчен чит кеше телефонын кулга тотарга ярамый?

Галимнәр бу сорауга аермачык җавап биргән.

news_top
Ни өчен чит кеше телефонын кулга тотарга ярамый?

Галимнәр телефоннар белән тикшеренү уздырган һәм көтелмәгә нәтиҗә ясаган. Мобиль телефон өслегендә 1479 төрле бактерия табылган. Чагыштыру өчен: унитаз кырыенда шундый ук мәйданда 220 берәмлек бактерия булуы ачыкланган. Бу турыда «Челнинские известия» сайты яза.

Нәкъ менә шуңа күрә чит кеше телефонын кулга алырга ярамый. Смартфон хуҗасында бу бактерияләргә каршы иммунитет була. Ә чит кеше өчен әлеге микроблар бик зыянлы булырга мөмкин. Чөнки алар телефон аша кулга күчә, шулай итеп бу кеше бактерияләрне үзенә ала. Алар исә кешедә күп төрле авырулар китереп чыгарырга мөмкин, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар