Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен чикләвекне ашаганчы суда җебетергә кирәк?

Суда җебетелгән чикләвек организм өчен файдалы һәм үзләштерү өчен җиңел була.

news_top_970_100
Ни өчен чикләвекне ашаганчы суда җебетергә кирәк?
https://pixabay.com

Диетологлар чикләвекләрне витаминнар һәм файдалы микроэлементлар чыганагы дип саный. Чикләвектә аксым, майлар һәм клетчатка күп була. Бу турыда киңәшләр сайтында хәбәр ителә.

Шулай да чикләвек ашказаны өчен авыр ризык булып санала. Кайчак организмга зыян да китерергә мөмкин.

Организм чикләвектә барлык файдалы матдәләрне үзләштерә алсын өчен, аны дөрес итеп ашарга кирәк.

Җылылык һәм дым җитәрлек булганда гына чикләвекнең файдалы һәм туклыклы үзлекләре ачыла. Шуның өчен аны суда җебетергә кирәк, ди белгечләр.

Җебеткәч, чикләвектәге фитин кислотасы концентрациясе дә кими. Бу кислота туклыклы матдәләрне организм үзләштерүгә комачаулый.

Суда җебетелгән чикләвек организм өчен файдалы һәм үзләштерү өчен җиңел була.

Чикләвекне җебетү кагыйдәләре:

  1. Вакытын чамалагыз, аеруча әстерхан чикләвеге, фундук яки пекан әзерләгәндә. Озак чылатсаң, чикләвекнең тәме югала. Бу чикләвекләрне 2 сәгать чылаталар, миндальне исә 6 сәгатькә кадәр суда тоталар.
  2. Су фильтр аша узган яки шешәдән салынган булырга тиеш. Кайнар су куллана күрмәгез — ул файдалы майларны һәм аксымнарны боза.
  3. Бер көн эчендә ашап бетерә алырлык чикләвекне генә җебетегез. Дымлы чикләвекне озак саклап булмый.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100