news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ни өчен Чаллыга ябалаклар күпләп килә башлаган?

Чаллы кешеләре шәһәрдә ябалаклар бик күп булуына аптыраган.

news_top
Ни өчен Чаллыга ябалаклар күпләп килә башлаган?
Илнар Төхбәтов

Чаллыда яшәүчеләр урамда бик күпләп ябалак очрата башлаган. Экология-биология балалар үзәге директоры Владимир Товма моның сәбәбен аңлаткан. Аның сүзләренчә, ябалак — ерткыч кош, алар шәһәргә нәкъ менә кышын килә. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

«Ябалаклар вак хайваннар — тычканнар, хәлсез кошлар белән туклана. Кышын урманда кар астыннан азык табу кыен булганга, алар шәһәргә килә. Ябалаклар шәһәрдә хәлсез күгәрченнәрне, чыпчыкларны табып ашый. Көндез алар, гадәттә, агачта утырып тора. Ябалакларга каргалар һөҗүм итә, ләкин ябалаклар моңа битараф, алар башка агачка гына күченеп утыра», — ди белгеч.

Кешеләр ябалакны каргадан якларга кирәк дип уйлый, ләкин ябалак — ерткыч, ул үзен үзе дә яклый ала, ди  Владимир Товма.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар