Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен биткә каз тәне чыкмый?

Куркыныч янаган очракта хайваннар йоннарын тырпайта һәм зуррак булып күренә.

news_top_970_100
Ни өчен биткә каз тәне чыкмый?
https://pixabay.com

Каз тәне чыгу — ул үзе бер серле күренеш. Каз тәне бер мизгелдә барлыкка килә һәм мизгел эчендә юкка да чыгарга мөмкин. Ләкин биттә каз тәне беркайчан да чыкмый. Бу турыда фактлар сайтында язылган.

Фәнни яктан караганда, каз тәне чыгу — ул чәч бөртеге, тәндәге төкләр төбендәге мускулларның ирексез кыскаруы. Ул адреналин эшләп чыгарылу белән бәйле. Гадәттә, каз тәне салкыннан, куркудан, нервыланган чакта яки бик көчле хисләр булганда чыгарга мөмкин.

Тик каз тәне биткә чыкмый. Чөнки биттә төкләр бик вак һәм сирәк була. Шуңа күрә алар күтәрелми, күтәрелсә дә сизелми.

Каз тәне чыгу — рефлекс, ул безгә борынгы туганнарыбыз — имезүчеләрдән үк калган. Алар куркыныч очракта йоннарын тырпайта һәм зуррак булып күренә.

Табигать кешене битендә йонсыз итеп яраткан. Бәлки бу үзлек төрле очракта «кеше йөзен югалтмасын өчен» шулай уйлангандыр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100