Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен бананны һәм тәмләткечләрне суыткычта сакларга ярамый?

Тәмләткечләр, тропик җиләк-җимешләр һәм тозланган яшелчәләр суыткычта зыянлы матдәләр бүлеп чыгара.

news_top_970_100
Ни өчен бананны һәм тәмләткечләрне суыткычта сакларга ярамый?
pixabay.com/ru

Кытайның WeChat порталында суыткычта нинди продуктларны сакларга ярамаганлыгы турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости яза.

Автор билгеләп үткәнчә, бик күпләр суыткычны шкаф буларак куллана. Әмма бу дөрес түгел.

Беренчедән, суыткычта тәмләткечләрне сакларга кирәкми. Әйтик, бадьян һәм борыч кебек тәмләткечләр суыткычта сакланганда зыянлы матдәләр бүлеп чыгара. Алар бавырга зыян сала ала.

Шулай ук суыткычта тропик җиләк-җимешләрне сакларга ярамый, дип кисәтте автор. Әйтик, бананнарны суыткычка куйсаң, алар тизрәк чери һәм афлатоксин дигән зыянлы матдә бүлеп чыгара.

Шулай ук тозланган яшелчәләрне дә суыткычта сакларга киңәш ителми. Суыткычта моннан тыш дару үләннәрен дә тотарга ярамый. Дару үләннәре азык-төлек янында торырга тиеш түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100