Ни өчен балны металл кашык белән ашарга ярамый?
Бал өчен артыш, алмагач, груша, юкә һәм усак кебек агачлардан ясалган кашык алырга кирәк.
Бал ашау өчен агач кашык сатып алу хәерле. Моның өчен артыш (можжевельник) агачыннан ясалган кашык алсаң яхшырак. Ылыслы агач составындагы фитонцидлар һәм эфир майлары үзагачны озаграк саклый. шулай ук юкә, алмагач, усак, груша агачыннан ясалган кашык та ярый. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.
Кашыкның формасы мөһим түгел — ошаганын алыгыз.
Ләкин бал ашау өчен металл кашык кулланырга ярамый. Әгәр металл кашык бал эчендә озаграк торса, ул оксидлаша башлый, шуннан соң ризык бозыла, диелә бу хәбәрдә.