Ни өчен бакчачылар түтәлгә бакыр акча күмеп куя?
Бакча казыган вакытта иске акчалар тапсагыз, гаҗәпкә калмагыз - бу туфракка кирәкле матдәләр чыгару өчен эшләнә.
Бакыр тәңкәләр бакчадагы фитофтороз дигән бәладән котылырга ярдәм итә. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.
Фитофтороз белән көрәшә торган чараларның составында бакыр була. Нәкъ менә шушы матдә үсемлекләрне фитофтора дигән гөмбәчектән саклый.
Үсемлекләргә бакыр «ашату» өчен бакчачылар помидор һәм бәрәңгегә бакырлы препарат сибә, кемдер үсемлек ботакларын бакыр тимерчыбык белән чорнап куя, кемдер бакчага бакыр акчалар күмә.
Вакыт узу белән, бакыр ионнары туфракка күчә, аннары аларны үсемлекләр «ашый». Бакыр аларны ныгыта, хлорофиллны стабильләштерә, фотосинтезны интенсивлаштыра, матдәләр алмашын яхшырта һәм гөмбәчекләргә каршы көрәшә.
Акча бакыр булырга тиеш. Шуңа күрә бакчаларда күбесенчә совет заманы акчалары табыла. 1, 2, 5 сумлыклар никель һәм бакырдан ясала. 1, 2, 5, 10, 20 һәм 50 сумлык евроцентларда сумга караганда бакыр күбрәк. Тик менә ул бакыр кайчан туфракка чыгар, кайчан аны үсемлекләр «ашар» һәм кайчан фитофтороз бетәр — анысы инде башка мәсьәлә, диелә хәбәрдә. Иске совет акчаларын табып, һәр төпкә салып чыксаң, бәлки файдасы тияр иде дә, тик аларны каян шулкадәр табарга дигән сорау да ачык кала.