news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ни өчен бакчачылар чәчүлек орлыкларны бәдрәф кәгазенә ябыштыра?

Февральдә кишер утыртуга әзерләнә башларга кирәк.

news_top
Ни өчен бакчачылар чәчүлек орлыкларны бәдрәф кәгазенә ябыштыра?
https://pixabay.com

Бакчачылар чәчүлек орлыкларны бәдрәф кәгазенә ябыштырып тезә. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Февральдә кишер утыртуны уйлый башларга вакыт. Кишер зур булып үссен өчен, аны сирәкләп торырга кирәк. Моның өчен оста бакчачылар февральдә үк бәдрәф кәгазеннән «тылсымлы» төргәкләр ясый башлый.

Сере гади: клейстер һәм пинцет ярдәмендә бәдрәф кәгазе төргәгенә кишер орлыклары тезеп чыгалар. Аннары кәгазьне киптерәләр дә төргәкне кабат төреп куялар.

Утырткан вакытта, түтәлгә шушы төргәкне сүтеп җәеп чыгалар һәм туфрак белән күмеп куялар.

Өстәвенә, бар орлыклар да бертигез тирәнлеккә күмелә, барысы да бергә тишелеп чыга.

Кишер тиресле, известьле, көлле һәм азот күп булган туфракны яратмый. Аны каты һәм тыгыз туфракка утыртырга кирәк, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар