Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен бөркет позасында утыру файдалы?

Бу сорауга медицина фәннәре докторы, профессор, Лесгафт исемендәге НГУ профилактика медицина һәм сәламәтлек нигезләре кафедрасы мөдире Роза Цаллагова җавап бирә.

news_top_970_100
Ни өчен бөркет позасында утыру файдалы?
pixabay.com/ru

Физиология күзлегеннән караганда, мондый поза мускулларның статик киеренкелеге һәм ул чыдамлылыкны ныгытуның бер ысулы. Статикага күнекмәләр мускулларның бөтен төркеменә дә йөкләнеш бирә, гәүдәне генә түгел, нерв системасын да күнектерә. Әмма болай утырганда мускуллар мөмкин кадәр киеренке хәлдә һәм арка төз булырга тиеш. Бу күнегүне дөрес башкарганда хәтта күнеккән кеше дә бөркет позасында 1 минуттан артык утыра алмый. Бу хакта «АиФ» басмасы яза.

Иң гади һәм файдалы статик күнегүләр:

«Присединия» — гәүдәнең аскы өлешендәге мускулларны ныгыта. Аскы ноктада позаны мөмкин кадәр озаграк тотарга кирәк.

«Ласточка» — баскан килеш кулларны турайтып өскә күтәрегез һәм алга иелегез, шул ук вакытта уң аякны артка сузарга кирәк. Куллар, гәүдә корпусы һәм күтәрелгән аяк идәнгә параллель булырга тиеш. Бу торышта мөмкин кадәр озаграк торырга кирәк. Соңыннан сул аяк өчен кабатларга кирәк.

«Выпады» — бер аяк белән алга атларга һәм утырырга кирәк. Тезләр туры почмак ясап бөгелергә тиеш. Арканы төз, кулларны билдә тотарга кирәк. Бу позада 30 секунд утырырга һәм икенче аякка кабатларга кирәк.

«Мостик» — аркада яткан килеш аякларны тездән бөгәргә һәм таз өлешен өскә күтәрергә. Куллар гәүдә янында булырга тиеш. Мускулларның иң киеренке халәтендә ярты минут яки аннан күбрәк торырга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100