Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен бәрәңгенең кабыгын чистарткач, ярты сәгать салкын суда тотарга кирәк?

Кабыгы әрчелгән бәрәңгене салкын суда тоту гына җитми, бу суны ике тапкыр алмаштырырга да кирәк әле.

news_top_970_100
Ни өчен бәрәңгенең кабыгын чистарткач, ярты сәгать салкын суда тотарга кирәк?

Роскачество оешмасы Россиядә базарларда һәм кибетләрдә сатыла торган бәрәңгене тикшергән. Бу турыда "Российская газета" хәбәр итте.

Экспертлар бәрәңге үрнәкләренең күбесендә пестицидлар тапмаган. Бер кибеттә сатыла торган Пакистан бәрәңгесендә генә хлорпрофам (үсеш регуляторы) һәм тиаметоксам (котркычларга каршы матдә) эзләре табылган.

Сатыла торган бәрәңгенең күпчелегендә нитратлар табылмаган. Мисырдан килгән һәм Россиядә үстерелгән яшелчәнең берничә үрнәгендә генә нитратлар булуы ачыкланган. Нитратлар бәрәңге кабыгына җыела. Мондый бәрәңгене ашаганчы, кабыгын әрчеп, ярты сәгать чамасы салкын суда тотып торсаң, нитратлар чыгып бетә. Ләкин суны ике тапкыр алмаштырырга кирәк.

Роскачество бәрәңгедә радионуклидлар булуын ачыкламаган. Ләкин Пакистан бәрәңгесендә кадмий дозасы артык булган. Бу бәрәңгенең экологик яктан чиста булмаган урында үскәнен аңлата. Мондый яшелчәне көн саен ашаган очракта, канцероген кадмий организмда туплана.

Барлык бәрәңгедә диярлек авырулар табылган. Болар — гади һәм көмешсыман парша, фитофтороз, ризоктониоз, фомоз, дымлы һәм коры черек. Бу авырулар кеше организмы өчен зарарлы түгел. Гадәттә, мондый бәрәңгене кешеләр кулланмый, чүп чиләгенә ташлый.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100