Ни өчен бәрәңгене көрән төскә кергәнче кыздырырга ярамый?
Ни өчен бәрәңгене көрән төскә кергәнче кыздырырга ярамый?
Бәрәңгене кыздырганда, шул исәптән чипсы ясаганда аңарда организм өчен зыянлы булган концерогеннар барлыкка килә. Акриламид дип аталган бу канцерогенны пластмасса һәм полимерлар ясаганда да кулланалар икән. Шулай итеп, кыздырылган бәрәңге ашый торган кеше пластмассаның бер матдәсен дә ашый булып чыга.
Бу хакта "Известия" газетасына Роскачество агентлыгы белдергән.
Акриламидның ризыкларда да барлыкка килүе 2000 еллар башында билгеле булган. Ул крахмаллы продуктларны 120 градустан югарырак температурада кыздырганда барлыкка килә.
Даими рәвештә шундый ризыклар - кыздырган ит, пирожкилар, чипсы ише снеклар ашап торган кешенең организмына берничә микрограмм акриламид керә дигән сүз бу. Әлбәттә, бу организмга күзгә күренмәслек зыян сала. Мәсәлән, Европада ризыкта акриламидны киметү программасы эшли башлаган, анда ризыкларны мөмкин кадәр әзрәк кыздырып ашауны пропагандалыйлар.
Акриламид ашаудан туктау өчен нишләргә соң? Кыздырган бәрәңгесен яши алмаган кешеләр дә бар бит! Роскачество андыйларга бәрәңгене кыздырыр алдыннан 1-2 сәгать дәвамында суда тотарга киңәш итә. Шулай итеп аңарда крахмал күләме кимиячәк һәм акриламид да ул дәрәҗәдә күп булмаячак, ди экспертлар.
Бәрәңгене көрән төскә кергәнче үк кыздырмаска киңәш ителә, бераз алтынсу булса җиткән, ди белгечләр. Шулай ук кыздырасы бәрәңгене юка телемнәргә түгел, калын итеп турарга кирәк, чөнки шул рәвешле генә аның канцерогенлы өлешләрен киметеп була.