news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ни өчен авокадо хатын-кызлар өчен күбрәк файдалы?

Авокадоның файдасы анда катлаулы майлар һәм кислоталар күп булу белән аңлатыла.

news_top
Ни өчен авокадо хатын-кызлар өчен күбрәк файдалы?
https://pixabay.com

Авокадо элек-электән үзенең файдалы үзлекләргә ия булуы белән дан тоткан. Индеецлар, мәсәлән, аны җенес органнары өчен файдалы дип кулланган.

Хәзер дә галимнәр әлеге экзотик җимешнең файдалы үзлекләрен өйрәнүне дәвам итә. Авокадоның файдасы анда катлаулы майлар һәм кислоталар күп булу белән аңлатыла. Әлеге матдәләр организмдагы һәр күзәнәкнең яхшы эшчәнлеген тәэмин итә. 

Авокадо куллану корсак һәм гәүдәнең өске өлешендә урнашкан абдоминал май катламын җимергеч көчкә ия икән. Бу май катламы кеше организмы өчен бик зыянлы. Май холестерин артуга китерә, ә ул, үз чиратында, артерияләрнең хроник авыруы — атеросклерозга китереп җиткерергә мөмкин. Бу хакта Вести наука хәбәр итә. 

Иллинойс университеты галимнәре авокаданың әлеге үзлеген яңа тәҗрибә кулланып исбатлаган. Көнгә бер авокадо җимеше ашау эчке органнарны чорнап алган тирән май катламнарының кимүенә китерә, шулай ук организмдагы гомуми майларга да тәэсир итә. Дөрес, авокадоның әлеге үзлеге күбрәк хатын-кызларга булыша икән.

Тикшеренүчеләр фикеренчә, авокадоның организмга уңай тәэсире анда клетчатка һәм майлы кислоталар күп булуы белән аңлатыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар