news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ни өчен һава торышы алышынганда буыннар авырта?

Метеобәйлелектән бигрәк тә олы яшьтәге кешеләр интегә дип уйларга күнегелгән. Һава торышында бераз үзгәреш булса да, алар буыннардагы авыртуга, сызлауга зарлана. Ләкин мондый тойгылар яшьләрдә дә булырга мөмкин. Бу ни сәбәпле килеп чыга һәм моның белән ничек көрәшергә? Бу сорауга ревматолог, астролог Надежда Жукова җавап бирә.

news_top
Ни өчен һава торышы алышынганда буыннар авырта?

Һава торышы үзгәргәндә буыннар ни өчен сызлый?

Бу буыннардагы барорецепторларга йогынты ясалу белән бәйле. Һава торышы үзгәргәндә кимерчәктәге сыеклык күләме кими, ә сеңерләр һәм ярылар киңәя дип яза “Аргументы и факты” газетасы. Шуңа күрә бу вакытта кеше уңайсызлык тоя да инде. Мондый үзгәрешләр бигрәк тә буыннары һәм кан тамырлары белән проблемалары булганнар өчен аеруча авырга туры килә. Юеш һава, көчле җил, темеператураның кинәт төшүе булган авыруларның кискенләшүенә китерергә мөмкин. “Очлыкларның нык өшүе булган авыруларны гына кискенләштереп калмый, ә артирт та китереп чыгар ала. Сәламәт кешедә уңайсызлыклар һава торышы бик нык йогынты ясаганда гына барлыкка килә”. – дип белдерде табиб.

Буыннардагы авыртуларны ничек бетерергә?

Буыннарда кисәк авырту барлыкка килгәндә, Надежда Жукова ялкынсынуга каршы нестероид препатлар эчәргә тәкъдим итә. Ләкин ач карынга түгел, бигрәк тә гастрит белән интегүчеләргә. Буыннарда җиңелчә генә авырту булганда, табиб фикеренчә, ялкынсынуга каршы мазьләр белән генә дә чикләнергә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар