Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен алтын шундый кыйммәт?

Әле хәзер дә алтынны химик ысул белән ясый алмыйлар. «Ясалма» алтын бәясе «табигый» алтын бәясеннән меңнәрчә тапкыр зуррак була.

news_top_970_100
Ни өчен алтын шундый кыйммәт?
https://pixabay.com

Алтын — кешелек тарихында иң кыйммәтле металл. Ул башка металлардан аермалы буларак, күгәрми, вакыт узу белән бозылмый, эшкәртү дә чагыштырмача уңайлы (аның эрү температурасы мең градустан бераз гына артыграк). Һәм ул бик матур. Бу турыда фактлар сайтында язылган.

Борынгы Мисырда ук фараоннарның гәүдәсе бераз алтыннан тора дип санаганнар. Шуңа күрә аларны алтын битлек белән җирләгәннәр. Ул вакытта алтынны табу катлаулы булмаган — аны елга балчыгын иләп җыйганнар. Алтын аз булгач, аның бәясе дә кыйммәт булган. Бакыр кебек күп булса, алтын бәясе дә зур булмас иде.

Башта аны бизәнгечләр ясау өчен генә кулланганнар. Безнең эрага кадәр 560нчы елда беренче алтын тәңкәләр очрый. Шуннан бирле аны сату-алуда кулланалар. Алтын тәңкәләр озакка чыдый, ялган тәңкә ясау да кыен була. Алтынны лабораториядә ясау белән борын-борыннан тырышсалар да, аны хәзергә кадәр синтетик ысул белән ясый алмыйлар. Заманча химия сәнәгате дә алтын җитештерә алмый. Шуңа күрә алтын шактый сирәк очрый торган кыйммәтле металл булып кала.

Заманча технологияләр ярдәмендә алтынны башка металлардан атом-төше реакциясе шартларында табып була. Тик бу рентабельле түгел. Чөнки «ясалма» алтын бәясе «табигый» алтын бәясеннән меңнәрчә тапкыр зуррак була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100