Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен Аллаһка зикер кылырга кирәк?

Камил хәзрәт Сәмигуллин җавабы.

news_top_970_100
Ни өчен Аллаһка зикер кылырга кирәк?

Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримнең «Әл-Бәкара» сүрәсендә, 152нче аятьтә әйтә: «Ислам дине сезгә биргән нигъмәтләремнең иң зурысы, шөкер йөзеннән Мине зикер итегез! Коръән белән вәгазьләнегез, әмерләрен үтәгез, тыйганнарыннан тыелыгыз, шуны башкаларга да ирештерегез! Мине зикердән куймагыз, нигъмәтләремне онытмагыз, шулай булсагыз, Мин дә сезне дөнья һәм ахирәт рәхмәтемә алырмын. Нигъмәтләремә шөкер итүдән баш тартып, көферлек кылмагыз! Мине зикер итегез, ягъни искә төшерегез, Мин дә сезне зикер итәрмен, Миңа шөкер итегез, көфер булмагыз».

Тузан бөртеге хәтле нигъмәт өчен дә Раббыбыз Аллаһка шөкер итик. Аллаһыга көферлек китермик! Кылган гамәлләребезгә хисап кылыйк! Кайда гына булсак та, Аллаһыдан курыккан хәлдә булыйк, дөреслектә, Ул барысын да күреп вә ишетеп тора.

Бервакыт Муса Пәйгамбәр Аллаһы Тәгаләдән сорады: «Йә Раббым, ничек итеп мин Сине зикер кылыйм?» Аллаһы Тәгалә җавап итеп: «Синең зикер кылуың Миңа шөкер итүең», – диде. Моннан шуны аңларга була, шөкер белән зикер бер-берсе белән нык бәйләнгән, зикер кылмаган бәндә шөкерсездер, ә шөкерсез бәндә зикерсездер. Чөнки зикер ул Аллаһы Тәгаләне искә төшерү булса, шөкер – Аллаһның нигъмәтләрен искә төшереп, Аңа рәхмәт әйтү.

Пәйгамбәребез: «Дөнья ләгънәт кылынган һәм дөньяда булган һәр нәрсә ләгънәт кылынган, өч нәрсәдән кала: зикер кылу, гыйлем алу һәм гыйлем бирү», – дип әйтте. Шуңа күрә без зикергә, гыйлем алуга һәм гыйлем бирүгә игътибарыбызны юнәлтмибез икән, шул вакытта дөнья белән бәйләнгән һәр эшебез ләгънәт астында булырга мөмкин. Шуңа, җәмәгать, шәригать гыйлемен алу бик кирәк, зикер белән шушы гыйлемебезне калебтә ныгытуда тырышырга кирәк. Әгәр кеше шушы өч гыйбадәтне үтәсә, дөнья белән бәйләнгән калган хәерле-изге эше ләгънәттә булмас, бәлки мәрхәмәттә булыр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100