Ни өчен агачлар болытларга кадәр үсми?
Агач кәүсәсе конус формасында булса, алар биегрәк була алыр иде.
Бер километр биеклектәге агач юк. Ләкин ни сәбәпле агачлар болытларга кадәр үсми соң? Бу сорауга җавапныфактлар сайтында аңлатканнар.
Ботаник-галимнәр фикеренчә, агачлар 120-130 метр биеклектән артык үсә алмый, аларга Җирнең гравитация көче комачаулый.
Бөтен үсемлекләр дә Кояш нурларына тартылсалар да, нәкъ менә гравитация — Җирнең тарту көче аларның кәүсәсе аша су һәм туклыклы матдәләр күтәрелүгә комачаулый. Агач биегрәк булган саен, аны дым һәм туклану белән тәэмин итү кыенлаша. Шуда күрә билгеле бер биеклектә агач үсүдән туктый.
Хәзерге вакытта иң бик агач — мәңге яшел секвоя «Гиперион», ул Калифорниядә үсә. Аның биеклеге 115 метр, диаметры исә 4,8 метр тәшкил итә.
Ботаниклар агачларның үсүдән туктавының тагын бер сәбәбен әйтә. Агач кәүсәсенең төзелеше чиксез үсәргә ирек бирми. Агач кәүсәсе колонна формасында була, билгеле бер мизгелдә ул үзенең авырлыгына чыдый алмыйча, сынарга мөмкин.
Галимнәр фаразлавынча, әгәр агач кәүсәсе конус формасында булса, алар биегрәк була алыр иде, диелә хәбәрдә.