Әни булырга җыенучы яшь кыз хастаханә коридорында үлгән
23 яшьлек Дарьяның йөрәге авырту булган.
26 октябрьдә Чиләбе өлкәсенең Копейск шәһәрендә яшәүче 23 яшьлек авырлы хатын хастаханә коридорында вафат булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Дарья исемле яшь хатын иртәнге якта хастаханәгә килә, ул хатын-кызлар консультациясенә кермәкче була. Тик бер мизгелдә Дарьяның хәле китә.
«Коридорда пациентның хәле китте. Поликлиника һәм бала тудыру йорты табиблары аңа ярдәм итәргә тырышып карады. Ашыгыч ярдәм машинасы да килде. Ләкин аны коткарып булмады», — дип сөйлиләр шәһәр хастаханәсендә.
Хәзер судмедэкспертиза билгеләнгән. Шуннан соң хатынның үлеменең сәбәбе төгәл билгеле булачак. Әлеге очракны Чиләбе өлкәсе буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы үз контроленә алган.
Мәрхүмә Дарья Копейск шәһәрендәге 13нче мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән. Ял көннәрендә ул чит кеше балаларына кул эшләрен өйрәткән. Кызганычка каршы, Дарьяның йөрәге авыру булган. Аны белән кешеләр барысы да бары тик яхшы сүзләр генә әйтә, ачык кеше иде дип искә алалар.