Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әни белән соңгы очрашу

Шәргыя карчык кухняда өстәл янында уйга чумып утыра, хәтта плитә өстендә кайнап утырган иске чәйнекнең очып китәрдәй булып сызгырганын да ишетми иде.

news_top_970_100

Телевизорда ретро-концерт бара иде, шунда яшьлегендәге яраткан җырын ишетте дә, дөньясын онытты карчык. Бу җырны ишеткәч, хәтта йөрәге чәнчеп куйды. Карчыкның җанында сагыш, әрнү, җирсү, татлы газап хисләре бер өермә булып тулды.

Шәргыянең дә яшь, матур чаклары бар иде. Ире Заһир да исән-сау иде.

Кызы Фәйрүзәнең дә кечкенә чагы…

Шундый бәхетле иде алар! Әмма үзләре генә бу бәхетләрен аңламаганнар. Җүләр булганнар, яшь булганнар.

Гел каядыр ашыкканнар, кабаланганнар. Һаман да тизрәк, тизрәк кирәк. Ә гомер кумасаң да күз ачып йомганчы уза икән шул ул!

…Җыр туктады, икенчесе башланды. Әмма Шәргыядә концерт кайгысы беткән иде инде.

Ул плитәдә пых-пых килеп утырган чәйнекне сүндерде, бәләкәй керәч чәйнегенә шау кайнар су агызды, чайкатып алды да суны түкте. Кара чәй бөртекләре салды, бөтнек, ромашка, мәтрүшкә салды да, өстенә кайнап торган су койды. Чәйнекнең капкачын ябып, йомшак тастымал белән томалап куйды.

Тәмләп пешсен әле.

Шәргыя карчык телефонын алып, кызы Фәйрүзәнең номерын җыйды.

«Әйе, әни, — дип җавап бирде кызы. — Болай гына шалтыратасыңмы? Берәр нәрсә булдымы?» - дип сорады.

Шәргыя елмаеп куйды, аңа кызының тавышын тыңлау шундый рәхәт иде. Хәтта кызы менә хәзерге кебек ачулы булса да, ярата иде баласының тавышын.

«Юк, кызым, берни булмады, борчылма… (янәсе, берәр вакыт борчылганы бар инде!). Әле бүген табибка барып килгән идем. Тикшеренү узарга кирәк икән, үземә генә табибларга йөрү авыр шул. Минем белән йөрергә бераз вакытың булмас микән, кызым?» — диде Шәргыя.

Кызы беравык дәшми торды да, соңыннан җавап бирде.

«Әни, синең шул булыр инде. Гел вакытсыз! Табибка барырга вакыт тапкансың, ә мин сине йөртә аламмы-юкмы, анысын сорап торыш юк. Ә мин йөри алмыйм, вакытым юк! Күрше Венера ападан сора инде, аның белән йөрерсез. Ә мин соңыннан кәгазьләреңне алып кайтырмын», — диде кызы ризасыз гына.

«Ярар, кызым, ярар, Венера апаң белән йөрербез әле. Гафу, яме», — диде әнисе.

Венера - аларның күршеләре. Ә ул инде ярты ел психиатрия пансионатында ята. Деменция аның, хәтерен югалта. Әмма Фәйрүзә бу хакта белми иде, соңгы тапкыр ул әнисе янына ике ел элек килгән иде.

Гәрчә ике квартал аша яшәсә дә…

Юк, юк, ул Шәргыяне кайгыртып тора — социаль хезмәткәр яллады, төрле чыгымнарын түләп бара, шалтыратып тора, әнисе сораганда табибларга яздыра…

Әмма янына утырып сөйләшәсе, күзләренә карыйсы, кызының балачакларын искә төшереп утырасы, үткәннәр турында сөйләшәсе, елашып аласы килә шул кызы белән.

Ләкин Фәйрүзәсенең генә вакыты юк. Гаиләсе, эше…

Ире Заһир вафат булгач, Шәргыя бу сагышны, ялгызлыкны җиңә алмам дип бик курыккан иде. Әмма җирдә калганнар үзләре уйлаганга караганда да көчлерәк шул. Аллаһ бу кайгыны кичерергә дә түземлек, сабырлык бирде.

Һәм Шәргыя фатирында хөкем сөргән тынлык, бушлык белән килеште.

Башта Фәйрүзәнең балачактагы әйберләре юкка чыкты. Кызы үсте, кияүгә чыкты. Иске-москы уенчыкларны, чаналарны саклаудан мәгънә юк иде, алар ире Заһир белән барысын да чүплеккә чыгарып ташладылар.

Ә соңыннан аны ире мәңгелеккә ташлап китте — аның да әйберләре әкренләп юкка чыга барды. Хәтта эш коралларын да киявенә бирде ул. Шундый вак-төяк нәрсәләрнең үткәннәрне исенә төшереп торуын теләмәде.

Соңыннан аның тормышыннан әкренләп кызы Фәйрүзә дә югала барды.

Ул үзе дә килми, балаларын да алып килми башлады. Менә инде ике ел телефоннан гына аралашып яшиләр.

Бер-берсен туган көннәре, башка бәйрәмнәр белән видео аша котлау гадәткә кереп китте.

«Әни, вакыт юк бит!» — дия иде Фәйрүзә.

Шәргыя ышана, нишләсен.

Тормыш шулай коточкыч тизлектә уза торды. Фәйрүзә карьера ясарга омтылды, иренә дә бизнесы белән ярдәм итә, балаларын төрле түгәрәкләргә, бәйгеләргә йөртә.

Карт әнисе аңа артык йөк сыман булды. Аның кайгысы юк Фәйрүзәдә.

«Әни, син мине ишетәсеңме ул? Аллооо!!!» — диде кызы.

Шәргыя сискәнеп китте. Ииии, телефоннан сөйләшкән җирдән тагын уйга чумган икән, картлач!

«Әйе, кызым, ишетәм, ишетәм. Венера апаң белән барып кайтырмын табибка да, УЗИга да. Такси чакырырбыз да барырбыз. Борчылма, балакаем», — диде карчык.

«Ярар алайса, әни, пока. Минем вакыт юк!" — дип трубкасын куйды Фәйрүзә.

Шәргыя хуш исле чәен чынаякка агызды да, печенье салынган савытны үзенә таба тартып китерде.

Ә телевизордан концерт дәвам итә иде. Кинәт кенә җырдагы «Хуш» дигән сүз Шәргыянең колагын ярып керде, күңелен сызып үтте… Бу сүз аңа ничектер боздай салкын һәм куркыныч булып тоелды.

Карчык яңагыннан аккан күз яшьләрен дә сизмәде, бүлмәгә керде. Киштәдән фотоальбомны алды.

Альбомдагы фотолар аңа үткәннәрен күрсәтә иде — менә алар ире белән ЗАГСта, балдак алмашалар. Ә менә шимбә өмәсендә, барысы да шундый шат, бәхетле, яшьләр.

Нәни Фәйрүзә уенчык аюын тотып басып тора. Менә аның беренче сыйныфка барган көне, башына үз башы кадәр ап-ак бантик таккан. Фәйрүзәнең Яңа ел бәйрәмендә кар бөртеге киеменнән төшкән фотосы. Ул вакытта алар ире белән бу бәйрәмгә бара алмаганнар иде, эшләделәр.

Хәтер җебе Шәргыяне узган вакыйгаларга алып китте, ә ул аларны күптән онытырга өлгергән иде бит инде!

***

«Әни, әни! Карале, мин сиңа 8 мартка бүләк ясадым!

Кызы нәни кулларына катыргыдан ясалган чәчәкле ваза тоткан иде.

«Әйбәт булган, кызым!» - диде дә Шәргыя кызына борылып та карамыйча, салатка яшелчәләр туравын дәвам итте, чөнки бүген кунаклар килергә тиеш.

***

«Әнииии, Ну, әйдә уйныйк инде! Мин барысын да әзерләдем, сиңа карап кына торасы», — диде кызы.

«Фәйрүзә, күпме әйтергә була сиңа — миңа эшләргә комачаулама! Син дәресләреңне әзерләдеңме? Бар, әзерлә!» — диде әнисе коры гына.

***

«Әни, синең белән сөйләшим әле, берәр киңәш бир миңа? Миңа класстагы Нияз бәйләнә. Ну, аның белән йөрүемне тели. Ә мин белмим инде, аның биологиядән гел "икеле" билгесе», — диде яшүсмер кызы.

«Фәйрүзә! Нинди йөрү?! Сиңа институтка керергә әзерләнергә кирәк! "Икеле" капчыклары булган малайларның кирәге ике тиен. Малайлар турында түгел, укуың турында уйла! Иртә әле сиңа!" — дип ачуланып ташлады кызын.

***

«Әни, әйдә безнең белән лото уйнарга! Без әти белән лотоларны тезеп салдык инде!»

«Уф, Фәйрүзә, баш катырып йөрмә әле. Вакыт юк, отчет эшлим».

***

Кинәт кенә Шәргыя үз тормышындагы иң зур хатаны аңлап алды.

Ул үзенә генә аңлашылган идеалга омтылып яшәгән икән иит. Ә шул вакытта кечкенә Фәйрүзә әни назыннан, аның игътибарыннан мәхрүм калган!

Ул үз тормышындагы иң бәхетле мизгелләрдән колак каккан. Кызы Фәйрүзәгә кирәк булган мизгелләрне аңламаган ул.

Яңа ел бәйрәмендәге кечкенә матур кар кызы чит-ят әти-әниләр өчен чыгыш ясаган.

Эх, нәрсә эшләде ул, ә? Кая чапты, кая кабаланды? Шушы сагышлы тормышта япа-ялгызы яшәр өченме?

Күз яшьләре битләрен яндырып агып төште. Гаепле. Үзе генә гаепле.

Тагын кызының номерын җыйды.

«Кызым, барысы өчен дә гафу ит мине… Мин шундый ахмак булганмын. Минем хаталарны кабатлама», — диде.

Трубкада өзек-өзек гудоклар гына ишетелеп калды.

Шәргыя карчык башка чәй эчәргә теләми иде инде. Бары тик йоклап китәргә һәм кире уянмаска. Менә шул аның бөтен теләге!

«Әни!» — дип көтмәгәндә кызы килеп керде.

«Фәйрүзә, кызым, каян килеп чыктың син?» — диде аптырап калган карчык.

«Әни, ну куркыттың син мине!" — дия-дия Фәйрүзә аяк киемен сала иде.

«Кызым, минем хәлләр әйбәт, Аллага шөкер», — дип кызын тынычландырырга тырышы Шәргыя.

«Менә хәзер белербез», — дип йомшак кына әйтте дә Фәйрүзә кухняга узды.

Алар төнге өчкә кадәр гаилә фотоларын карап утырды, суынган чәйне әллә ничә мәртәбә җылыта-җылыта эчеп, үткәннәрне искә төшерделәр.

Соңыннан йокларга җыендылар, Фәйрүзә үзенең балачак бүлмәсенә кереп китте. Ә Шәргыя карчык, гадәттәгечә, үзенең салкын караватына менеп ятты.

Тәрәзәдән ай карый. Шундый ымсындыргыч, гаҗәп ул. Шәргыя шушы айга карады да, тагын йөрәге чәнчегәне сизде.

Үткәннәрне кайтарып булмый. Ә киләчәк юк. Чир-чорлары белән нинди киләчәк инде аңа. Күршесе Венераныкы кебекме?

Юк инде, андыйны Ходай күрсәтмәсен.

Иртән кояш белән бергә торды Шәргыя. Яңа чәй пешерергә теләде. Плитәгә үзенең сызгыра торган иске чәйнеген куйды, ут үрләтеп җибәрде.

Тышта көзге таң беленеп килә. Тагын йөрәге кысып куйды. Башта әкрен генә, аннан тиз, тагын да тизрәк… Ә соңыннан көчле авырту бөтен барлыгын биләп алды, хәтта күз ачып йомарга да өлгермәде. Егылганда уңайсыз итеп төшмәскә кирәк дип кенә уйлый алды.

Егылырга өлгергәнче үк аның бөтен дөньясын караңгылык томалап алды. Әмма кайнап чыккан чәйнекнең сызгырганын ишетергә өлгерде ул.

«Әни, чәйнекне сүндер инде. Кайнап чыкты бит!»

Фәйрүзә ачы сызгыру тавышына уянып китте.

Әмма әнисен аның сүзләрен ишетми иде инде…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100