Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әни белән баланы бәрдереп үтергән машина йөртүче: “Миңа кайда үлсәм дә барыбер”

Казанның Мәскәү районы судында “Митсубиси” йөртүчесенә карата җинаять эшен тикшерәләр. Ул 11 сентябрьдә хатын-кыз белән баланы бәрдереп үтергән. Әни белән кыз Ибраһимов проспектында “зебра” аркылы юлны чыгып барганнар. Әлеге хәлдән соң 70 яшьлек гаепле ир-ат инсульт кичергән һәм хәзер авырлык белән генә сөйләшә. 

news_top_970_100
Әни белән баланы бәрдереп үтергән машина йөртүче: “Миңа кайда үлсәм дә барыбер”

36 яшьлек Наталья һәм 10 яшьлек Ульянаның гомерен өзгәр фаҗигане тикшерү өчен суд утырышын башка залга күчерергә туры килде. Чөнки Казанның Мәскәү районы судында утырыш өчен бирелгән зал барлык катнашучыларны һәм журналистларны сыйдыра алмады.

Әни һәм бала һәлак булган юл фаҗигасе аларның якыннарын һәм туганнарын гына түгел, республикадагы күп кешене тетрәндерде. Фаҗига мизгеле видеокүзәтү камераларына эләккән. “Митсубиси” бәргән вакытта ханым белән кыз Ибраһимов проспектында җәүялеләр кичүе аша юл аркылы чыгып барганнар. Кыз мизгел эчендә һәлак булган. Ә әнисе ашыгыч ярдәм машинасында вафат була.

Эш материаллары буенча, ир-ат 40 километр тизлек чикләве торган урында сәгатенә 60 км тизлек белән барган.

70 яшьлек Дамир Гатинны юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, саксызлык белән ике кешене үтерүдә гаеплиләр. Фаҗигадән соң аннан яшәгән урыннан чыгып китмәү турында белешмә алалар.

Суд процессына һәлак булучыларның барлык туганнары зыян күрүчеләр статусында килгән иде. Алар гаепле ирнең һаман да үзләреннән гафу үтенмәвен әйттеләр.

“Бу ел эчендә аның тизлек арттырган өчен берничә штрафы булган. Соңгысы хәтта үлемгә кадәр китергән. Ни өчен кеше ипи урлаганда аны шундук ябып куялар, ә монда ике кешенең гомерен өзеп тә аны икенче көнне үк кул куйдырып чыгарганнар? Аның өчен иң кырыс җәза бирүләрен телим. Ләкин аңа бер өч ел бирерләр дип уйлыйм. Чөнки икенче көнне үк инсульттан егылган, яше дә олы, 70 яшь бит инде аңа”, - дип сөйләде журналистларга һәлак булган Натальяның бертуганы Алексей Холкин.

Алексей сүзләренчә, гаилә адвокат киңәше буенча рухи зыянны каплау өчен шикаять бирергә җыена. Натальяның әти-әнисенең дә бу кайгыдан соң хәлләре шәптән түгел.

“Әти белән әни инсульт хәлендә, даруларны да учлап кына эчәләр”, - диде ул.

Һәлак булган Ульянаның әтисе зыян күрүче булса да, утырышка килмәгән иде. Алексей Холкин сүзләренчә, ул күмгәндә дә булмаган. Һәлак булган ана белән кызның якыннарыннан беркем дә аның хәзерге вакытта кайда икәнен белми. Сүз уңаеннан, кызның әтисе беренче булып авария урынына килгән булган. Ул озак вакыт кызы мәете яныннан китмәгән.

Эшне карау алдыннан суд залында журналистларга гаепләнүче белән аралашып алырга мөмкинлек булды. Ул авырлык белән сөйләште, ә кайвакытта сорауларга баш селкеп кенә җавап бирде.

Аның сүзләреннән аңлашылганча, ул инде 37 ел машина йөртә. Өч баласы һәм дүрт оныгы бар. Фаҗигале авариядән соң ул инсульт кичергән һәм руль артына башка утырмаган.

“Судның нинди карарына өмет итәсез?” дигән сорау бирде журналистлар.

“Берниндигә дә түгел. Кайда үлүдән миңа аерма юк” , - дип җавап бирде Дамир Гатин.

Ул хатын белән кызның үлемендә гаепле булуын таный. Журналистның ни өчен һәлак булганнарның туганнарыннан гафу үтенмәдегез дигән соравына ир: “Мин арыдым. Судта гафу сорарга теләгән идем”, дип җавап бирде.

Процесс барышында эш материалларында техник хата китүе ачыкланды. Шуңа күрә суд эшне прокуратурага кайтарырга карар кылды.

“Тикшерү барышында хата киткән – гаепләү бәяләмәсендә Гатинның нинди маддә буенча гаепләнүе күрсәтеләмәгән. Шул сәбәпле, хатаны төзәтү өчен эш прокуратурага кайтарыла”, - дип аңлатты Мәскәү районы прокурорының өлкән ярдәмчесе Александр Леонов.

Утырыш төгәлләнгәннән соң, Гатин Натальяның әти-әнисе янына килеп ишетелер-ишетелмәс кенә гафу сорады. Холкиннар аны тыңлады, тик бернинди дә җавап кайтармадылар. Соңрак аны кичерергә җыенмаулары турында әйттеләр.

Дамир Гатин гаепләнә торган маддәдә җиде елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100