Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ниһаять, сине таптым, улым, хәзер үлсәм дә үкенечле түгел…»

Ниһаять, чыгарылыш кичәсе җитә! Зиннур үзенә «снимать» итеп яшәргә фатир да эзләп куйды инде. Чыгарылыштан соң ук ул үзенә эш табачак һәм әти-әнисе фатирыннан чыгып китәчәк. Нибары ике айдан аңа 18 тулачак. Зиннурның күңеле яңа тормыш көтеп алгысына иде.

news_top_970_100

Үги әни белән яшәү түзәрлек түгел иде шул: гел бәйләнеп торулар, канәгатьсез, җимерек чырай, үги әни Зиннурның өнәмәвен ачыктан-ачык күрсәтә. Егетнең үзенә булган мондый мөнәсәбәткә түзәрлеге калмаган иде.

Зиннурның үги әнисе Фәнисә карт түгел әле, әмма дилбегәне үз кулында тотарга яраткан хатын, үги улын җене сөйми. Баштарак ул Зиннурга булган мөнәсәбәтен ничектер яшерде, мәрхәмәтле, ягымлы үги әни битлеге кия, һәрхәлдә, баланың әтисе янында шулай кылана иде.

Ел ярым элек Зиннурның әтисе Фәргать автомобиль авариясенә очрап һәлак булды. Барысы да бик тиз һәм көтмәгәндә булды. Менә шул мизгелдән яшүсмер малайның тормышы баштан-аяк үзгәрде дә куйды.

Зиннур кечкенәдән үк үз эченә бикләнгән, йомыкый малай булды. Бәлки бу үги әнисенең үзен яратмавын һәрвакыт тоеп торганга да шулай булгандыр. Дөресрәге, Фәнисә малай өчен әни булырга тырышмады да. Ул шундый үз тәртипләрен урнаштырып куйды. Үзенә Фәнисә апа дип эндәшергә кушты, 4 яшьлек малайга аның әнисе түгеллеген аңлатырга тырышты.

Ә Фәргать абый шактый җитеш тормышлы кеше булды. Башта ул ерак юлга йөреп эшләде, илне аркылыга-буйга гизде, акчаны яхшы эшләде. Соңрак Зиннурның әтисе саллы гына акча җыйды һәм үзенең беренче фурасын сатып алды, шуннан бирле үзенә генә эшләде. Күпмедер вакыттан соң Фәргать абый тагын бер йөк машинасы сатып алды, аннан тагын, тагын… Соңрак инде үзе дә ерак юлга йөрүдән туктады. Штатка машина йөртүче яллады да, үзе бары тик җитәкчелек итү белән генә шөгыльләнде.

Зиннур үз әнисе белән яшәгән вакытларны начар хәтерли. Берсендә, күп еллар элек, Фәргать абый улын үз өенә алып кайтты һәм яшь, матур хатын-кыз белән таныштырды.

«Улым, Фәнисә апаң хәзер синең әниең булачак», — диде.

Әмма нәни малай әле үзенең әнисен бик яхшы хәтерли иде һәм бу чит-ят апаны берничек тә ярата алмады. Берсендә ул әтисенең һәм бу апаның сөйләшкәнен тыңлап торды.

«Фәргать, җаным, ул күкрәк баласы түгел бит инде, барысын да аңлый. Нинди әни булмый ди инде мин аңа? Бала үскәч, күршеләр, танышлар да аңа дөресен сөйләргә мөмкин. Үзең дә беләсең, кешенең авызын томалап булмый. Минем аңа чит икәненмне башта ук белсә яхшы булыр. Киләчәктә проблемалар да азрак булыр», — диде Фәнисә.

«Мөгаен, син дөрес әйтәсеңдер, Фәнисә. Ә ничек, сиңа апа дип әйтә алмас бит инде…» — дип ризалашты әтисе дә.

«Әйтсен, Фәнисә апа дип әйтсен. Миңа кем дип эндәшсә дә, синең улыңны барыбер үз балам кебек яратырмын», — диде.

Зиннур әнисен гел юксынды, елады, әтисеннән кире әнисе янына илтеп куюын сорады. Ә Фәргать абый улын кочагына алып сүзсез кала иде. Ә чираттагы тапкыр Зиннурның истерикасы булганда, әтисе түзмәде, улына каты гына итеп:

«Зиннур, синең әниең бездән мәңгелеккә китте, кайтмаска китте. Аңлыйсыңмы?» — диде.

«Ничек инде кайтмаска китте?» — диде Зиннур кисәк кенә елавыннан туктап.

«Улым, әниең хәзер күкләрдә, әмма ул гел синең белән янәшә булачак, улым ышан миңа… — диде һәм башын борды. — Мин гел синең белән булырмын, Фәнисә апа да синең янда. Без сине әниең яраткан кебек үк яратырбыз», — диде әтисе.

Бу авыр хәбәрдән өнсез калган малай көне буе бүлмәсендә елап чыкты, әмма әнисенең башка булмавы белән әкренләп килеште. Әнисенең җылы куллары, мөлаем елмаюы һәм ярату тулы күз карашлары нәни Зиннурның йөрәгендә мәңгегә истәлек булып калды.

Озакламый баланы балалар бакчасына бирделәр. Фәнисә үги улы белән өйдә утырудан катгый баш тартты һәм үзенекен итте.

«Фәргать, малайга яшьтәшләре арасында яхшырак булачак, шулай итеп ул әнисен тизрәк онытыр һәм тынычланыр. Өстәвенә, садикта балалар тизрәк үсә, алар белән шөгыльләнәләр. Анда аны барысына да өйрәтерләр, мәктәптә дә әзерлек булыр», — дип ирен күндерергә тырышты.

Нишләсен Фәргать, хатыны белән килешми чарасы калмады, бик үтемле итеп сөйли бит.

Фәргатьнең бизнесы көннән-көн үсте. Шуңа күрә әтисе өйдә сирәк була башлады. Хәер, кайткан вакытларында да күбрәк вакытын Фәнисә белән үткәрә иде, нишлисең бит, яшь хатын игътибар таләп итә. Ә Фәргать Фәнисәгә башын югалтып гашыйк иде шул, аңа юк дип әйтә алмады, бернидән дә баш тартмый иде.

Зиннур үзалдына үсте диярлек. Малай үги әнисенең үзенә карата мөнәсәбәтен бик яхшы сизде, шуңа күрә бик иртә үз эченә бикләнде, Фәнисә апасының ачуын китермәскә тырышты. Ул әтисенә зарланудан файда юклыгын иртә аңлады. Фәргать янында булганда Фәнисә апасы да ягымлы һәм назлы булып кылана иде. Үги улын яраткан булып кыланды, әмма әтисе эшкә чыгып китү белән назлы песидән котырган арысланга әйләнә дә куя, яратмавын малайдан яшереп тормады. Ул баланы күралмый иде, аңа сугып җибәрүдән тә тайчанып тормады…

Берсендә малай түзмәде, барысын да әтисенә сөйләде.

«Әти, Фәнисә апага әйт әле, мине кыйнамасын…» — диде ул.

«Нинди әкият сөйлисең инде, улым. Фәнисә апаң сине үз баласы кебек ярата», — диде әтисе, улының сүзләренә ышанмады.

Шулвакыт малай елап җибәрде һәм кулындагы караянган эзне күрсәтте. Фәнисә баланы кулыннан йолкып алгач күгәреп чыккан иде ул. Шунда әтисенең кәефе бик төште. Хатынын чакырды.

«Фәнисә, аңлат хәзер үк, улымның кулындагы бу синяк каян чыккан? Син чынлап та балага кул күтәрәсеңме? Мин моңа юл куеп тормам!» — дип кычкырды ул.

Шул вакытта Фәнисә чынлап курыкты.

«Син нәрсә инде, Фәргать? Мин Зиннурны бик яратам. Баланы кыйнарга кем дип белдең мине?» — дип елый ук башлады.

Ул театр актрисалары кебек елый башлады һәм Зиннурга эндәште:

«Зиннур, син нигә минем шулай кыланасың? Үземә карата мондый мөнәсәбәткә лаекмыни мин? Яратуым, кайгыртуым өчен рәхмәтең шушымы, балам? Фәргать, әгәр мине улыбызга зыян салырга сәләтле дип ышанасың икән, димәк, син мине яратмыйсың. Миңа калса, безнең бергә яшәүдән мәгънә юк. Мин синнән китәм!» — дип елап-сыктап спектакль уйнады үги әнисе.

Фәнисә бу уенының барып чыгачагын белә иде, оттырмады. Фәргать хатынына сукырларча ышанды, хәтта шундый мәрхәмәтле Фәнисә апасына яла яккан өчен улын ачуланып та ташлады.

Аннан бирле күп еллар узды. Зиннур мәктәпкә укырга керде. Әмма ул бер нәрсәне тәгаен белә иде: нәрсә генә булса да, әтисе үги әнисенә ышана һәм аның яклы булачак, димәк, бу икейөзле явыз хатынның нәфрәтеннән котылыр чарасы юк. Әтисе янында Зиннурны шундый кайгыртып, яратып тора, ә әтисе күздән югалуга күралмый башлый иде.

Малай тулаем ялгыз булып үсте. Ул беркемгә дә ышанмады, зурларның икейөзлелеге турында иртә аңлаган малай бер генә нәрсә турында хыялланды: тизрәк үсеп җитәргә дә, туган йортыннан мәңгелеккә китәргә, башка үзен беркем дә мыскыл итмәслек итеп яшәргә…

Ә әтисе вафатыннан соң тормышы бөтенләй тәмугка әйләнде Зиннурның. Үги әнисе мирас хокукларын үзенә алды һәм форсат чыккан саен үги улын битәрләде:

«Менә муеныма камыт кидем бит, әй! Әзергә-бәзер яшисең, бармакка-бармак та сукмыйсың бит, ичмасам. Әле бүре кебек карап йөри бит. Рәхмәтсез, мәгънәсез бала, кайчаннар котылырмын икән инде синнән!» — дип пыр туза иде.

Әтисенең фирмасы буенча эшләрне Фәнисә сөяркәсе — Фәргатьнең урынбасары кулына бирде. Бу ике мәхәббәт чыпчыгының гыйшык-мыйшык уеннары әле күптән, әтисе исән чагында ук башланганын аңлар өчен әллә ни акыл кирәкми иде. Ә хәзер инде алар ачыктан-ачык очрашып йөри, яшеренеп тормыйлар. Өстәвенә, үги әнисе шешә белән дә дуслашып китте, эчкән вакытларында аның ачуы тагын да ныграк кабара һәм ул Зиннуры вәхшиләрчә мыскыл итә иде. Ә бичара яшүсмер барысына да түзде, аны тиздән бу өйдән китү һәм явыз үги ананы мәңгелеккә оныту хыялы яшәтте…

Менә ниһаять, зар-интизар булып көткән чыгарылыш кичәсе дә җитте. Зиннур бөтен имтиханнарын уңышлы тапшырды һәм өеннән китәргә җыенды. Зиннур чыгарылыштан соң, аттестатын кулына тотып өенә кайтып керде. Һәрвакыт кызмача булган Фәнисә бу юлы лыч исерек иде.

«Әхәәә, кайттыңмы? Кайчан гына котылырмын инде синнән. Ничек туйдым мин синнән, ә-ә-ә», — дип каршы алды Фәнисә үги улын.

«Кайгырмагыз, мин иртәгә сездән китәм», — диде Зиннур аракы исенә түзә алмыйча авыз-борынын каплап.

«Булмас, чынмы? Аллакай ишетте бугай минем догаларны, — дип ихахайлап көлеп җибәрде Фәнисә. — Берничә елдагы иң яхшы яңалык бу. Сразы, кисәтеп куям, комсыз кулларыңны милеккә сузасы булма, ишеттеңме! Монда барысы да минеке!» — дип күкрәген төйде аягында көчкә басып торган хатын.

«Миңа сездән бер тиен дә кирәкми. Теләгәнчә яшәгез. Хәер, шешә белән дуслыгыгыз әтинең акчалары белән озак кулланырга мөмкинлек бирмәс шул», — диде Зиннур.

«Кара, ничек сөйләшә, телең озын. Бар, чыгып ычкын минем өемнән! Рәхмәт әйтәсе урынга талашып торасың, кабәхәт!» — дип җикеренде Фәнисә.

«Нәрсә өчен рәхмәт? — дип җирәнеп кенә сүз башлады Зиннур. — Мине балачагымнан мәхрүм иткәнгәме? Миңа түзә алмаслык эт тормышы бүләк иткәнгәме»? — диде егет.

«Балалар йортына җибәрмәгән өчен булса да. Анда да олактырыр идем әле мин сине!» — диде хатын.

«Әти моңа юл куймас иде!» — дип ышанып әйтте Зиннур.

«Ой, әтиең турында күп беләсең инде! Ул минем аяк астында туфрак булган иде бит инде, мин нәрсә әйтсәм шуны эшли иде, үз кубызыма гына биетеп тордым мин атаңны, ахмак малай! Хатын-кыз үз сүзен сүз итә ул. Әтиең дә фәрештә түгел иде. Ничек итсәм иттем, барыбер Фәргатьне әниеңнән тартып алдым, әниеңне ташлады ул. Фәргать ике гаиләгә бер булып озак йөри алмады, син хәтерләмисең инде, кечкенә идең бит. Әниең белән яшәгәндә күбрәк командировкада йөрде. Ә кайвакыт командировка дип алдап чыгып китә иде дә, минем янга килә иде. Мондый тормыш мине туйдырды да, әтиеңнең сайлау алдына куйдым. Уйлап карале үзең, ул озак икеләнеп, уйланып торды микән? Шикләнмәде дә, ике дә уйламады…»

Бу сафсатаны тыңларлык көче калмаган иде Зиннурның. Бүлмәсенә кереп, әйберләрен җыя башлады.

Беренче вакытларда егет классташының дачасында яшәп торды. Озакламый эш тапты, автомастерскойга стажер булып урнашты. Беренче хезмәт хакын алуга ук кечкенә генә арзанлы фатир «снимать» итте һәм шунда күченде. Менә шул вакытта башланды да инде…

Бу фатирда беренче төнне үк төшендә әтисен күрде. Ни гаҗәп, төшендә әтисе яшь, әмма бик боек иде. Улына моңсу күз карашларын төбәгән дә гел бер сүзне кабатлый:

«Улым, кичер һәм кире кайт», — ди.

Зиннур төшендә әтисенә ул йортка башка беркайчан да кайтмаячагын, ул өйдә күпме газап кичергәнен әйтергә тырышты. Әмма әтисе гел бер сүзне кабатлап тора: «Улым, кичер һәм кире кайт…»

Бу төш аңа торган саен ешрак керә башлады, ә бераздан бөтенләй сәер төсмер алды, әтисе һәрдаим аның кайтуын үтенә. Кинәт кенә Зиннур каршында күл янындагы иске генә йорт пәйда булды. Әлеге өй егетнең күңеленә тиде, үзе дә аңламаган хисләр кузгатты. Зиннур уянгач та әле күпмедер вакыт аның күз алдында торды ул йорт, ә йөрәге әллә нинди сәер хистән кысылып куя иде. Бу өй аңа ничектер таныш та кебек… Шушы кинәт барлыкка килгән хис күңелен корт кебек кимереп торды, тынгылык бирмәде.

Зиннур элеккечә эшенә йөрде, стажировкасы төгәлләнде, аны инде автомеханик вазифасына билгеләделәр. Егетнең тормышы җайланып китте, ләкин һәр төн кергән шушы сәер төш… Башта әтисе үзен кичерүен сорый, соңыннан күл буендагы шул сәер йортка кайтуны үтенә. Түзмәде Зиннур, ни булса шул булыр дип үги анасы яшәгән йортка кайтты.

Фәнисә гадәттәгечә исерек иде. Өс-башы шапшак, чәчләренең дә тарак күрмәгәненә биш былтыр бугай. Нәфрәт тулы карашы белән каршы алды ул үги улын.

«Нәрсә, кайтып җиттең? Нәрсәңнең оныттың минем өйдә? Ааах, кайчан гына котылырмын икән мин синнән?» — дип дулады.

«Яшәргә кайтмадым мин монда. Әтинең кәгазьләрен карарга кирәк», — дип тыныч кына җавап бирде Зиннур.

«Тагын нәрсә! Ничә әйттем мин сиңа, бернинди мирас та юк. Әтиең барысын да миңа язып калдырды! Шулай булгач, ычкын моннан!» — дип егетне куды.

«Кирәге бар иде акчагызның. Миңа әтинең иске фотосурәтләре, хатлары кирәк», — диде егет үзен кулга алырга тырышып.

«Ә, ул кәгазь өемеме? Бар, ал. Бөтенесе дә чоланда, тармада. Ал да олак моннан», — диде дә исерек хатын, кабат шешәсенә тотынды.

Зиннур чоланга чыкты, кирәкле тартманы тапты да, саубуллашып та тормыйча өйдән чыгып китте. Хәер, аның исәнләшүе дә, саубуллашуы да бу өйдә беркемгә дә кирәк түгел иде…

Өенә кайтып җиткәч, Зиннур әкрен генә тартманы ачты, ипләп кенә хатларны, фотосурәтләрне аралый башлады. Кинәт кенә йөрәге табанына төшеп китте! Бер фотода ул үзенең кечкенә чагын, 3-4 яшьлек вакытын күрде. Ул җыйнак кына, матур бер өй янында төшкән иде, ә еракта көзгедәй күл өсте шәйләнә… Бу теге йорт иде. Аны төшләренә кереп йөдәткән йорт…

Менә нәрсәдә икән бит хикмәт. Әтисе аны үзе туган, әнисе белән яшәгән йортка кайтырга чакыра икән бит.

Зиннур нишләргә белмичә бүлмәдә әрле-бирле йөрде. Ничек табарга соң бу йортны? Ул үзенең бик кечкенә вакытын, әнисе белән яшәгәнне хәтерләми дә диярлек. Әтисе аңа әниең үлде дип кенә әйтте бит. Хәер, кечкенә малайга барысын да җентекләп сөйләүнең кирәге юк иде. Менә хәзер бу йортны ничек табарга соң, һәр төн саен төшләренә кереп әтисе бу хакта юкка гына сорамыйдыр бит…

Бераз тынычлангач, Зиннур кәгазьләрне каравын дәвам итте. Шунда күптән язылган иске хат килеп чыкты. Хатның кемнеке булуы язылмаган иде, әмма егет әтисенең язуын таныды.

«Исәнме, Фәйрүзә! Синнән гафу сорыйсым килә. Мин синең белән кабәхәтләрчә кыландым. Үземне аклап шуны гына әйтә алам: мин улыбызны бик яратам һәм аны бары тик яхшы тормышта гына яшәтергә тырышырмын. Синең белән аерылышканда, дөресрәге, сине ташлап киткәндә, улыбызга минем белән яхшырак булыр дип уйладым. Ул вакытта инде мин үз бизнесымны башлаган һәм яхшы гына табыш ала идем. Сиңа караганда аны яхшырак кайгырта алырмын кебек тоелды. Хәзер аңлыйм шул, балага үз әнисе белән булудан да яхшысы юк… Мин моны артык соң аңладым. Синең алда һәм Зиннур алдында мин үлгәнче гаепле…»

Шушы урында хат өзелгән иде.

Барысы да аңлашыла кебек, әмма тагын яңа сораулар барлыкка килде. Ни өчен әтисе үлгән әнисенә хат яза соң. Бу аның үзенә күрә тәүбә итүе, үз-үзе белән сөйләшүеме? Көндәлек алып барган кебек, үз фикерләреңне теркәп барумы? Сәер…

Сәер, бу җибәрелергә тиеш хат кебек язылган…

Башында чуалган меңләгән фикер һәм хисләр Зиннурны бу эштән бүленеп, ял итәргә мәҗбүр итте. Башы җавапсыз сораулардан гүли иде. Егет бу кәгазьләрне соңрак актарырга булды.

Икенче көнне төшендә тагын әтисен күрде. Фәргать гадәттәгечә боек иде һәм шул ук сүзләрне кабатлады:

«Кичер мине, улым, мин гаепле. Зинһар, өйгә кайт».

«Нинди гаебең бар, әти? Нинди өйгә кайтырга тиеш мин? Теге фотодагы йорткамы?» — дип сорады Зиннур.

Әтисе башын какты һәм тагын шул ук сүзләрен кабатлады.

«Ул өйнең кайда икәнен ничек белим, әти?» — диде Зиннур.

«Улым, хат бар. Мин аны җибәрергә җыенган идем…»

Шул мизгелдә будильник шалтырады.

Эшендә көн буе борчылып йөрде Зиннур. Аңа вакыт тукталган кебек тоелды. Эш сменасы ахырына якынлашкач, ашыгып өенә кайтты һәм кабат кәгазьләрне актара башлады. Хатларны караганда кулына бер конверт эләкте, ана адрес язылган иде һәм Зиннур төштә әтисенең нәрсә әйтергә теләгәнен аңлады. Бу шул өйнең адресы булырга тиеш дип уйлады Зиннур. Аның әнисенең өе…

Икенче көнне егет үз хисабына ял алды да, хатта язылган адрес буенча күрше шәһәргә юл алды. Таксида өйгә якынлашып килгәндә, йөрәге күкрәгеннән чыгардай булып тибә башлады. Аңа бу тар урамнар, бу кечкенә йортлар шулкадәр таныш булып тоелды. Әллә төшендә, әллә өнендә кайчандыр монда булганы бар кебек иде… Һәм менә аның каршында теге фотодагы йорт… Дөрес, йорт таушалган, әмма танырлык иде.

Зиннур таксистка акча түләде дә, машинадан чыкты. Хәтерендә балачак истәлекләрен яңартырга теләп, күпмедер вакыт өйнең тонык тәрәзәләренә карап торды. Бу өйнең әнисенеке булуда егетнең тамчы да шиге юк иде. Зиннур ишек төбенә килде һәм сак кына шакыды. Бу ишек артында аны нәрсә көтә? Үлгән әнисе турында нәрсә белә алачак ул? Ни өчен әтисе аның монда кайтуын сорады?

Кинәт кенә хатын-кыз тавышы ишетелде:

«Керегез, ачык», — диделәр өй эченнән.

Зиннурның башына меңләгән чүкеч белән суккан кебек булды. Ул бу тавышны таныды, аны каян белгәнен үзе дә аңламый, әмма тәгаен белә бу тавышны. Зиннур ишекне ачты да караңгы бүлмәгә узды.

«Бүлмәгә узыгыз. Каршы алмаганга ачуланмагыз инде, авырып киттем әле», — диде баягы тавыш.

Зиннур бүлмәгә узды һәм диванда ятып торган хатын-кызны күрде. Ә түгәрәк өстәлдә рамкага алынган фотосурәт… Фотодан биш яшьләр чамасындагы малай карап тора. Бу ул иде, бу нәни Зиннур. Әллә кайчан югалткан әнисенең менә хәзер аның каршында булуын аңлаган Зиннур чак һушын җуймады.

«Әни…» — дип пышылдады ул әкрен генә.

Хатын сискәнеп китте һәм егетне яхшырак күрергә теләп күзләрен кысыбрак карады.

«Зиннур, улым… булмас… Чынлап синме бу?» — диде, үзенең тавышы калтыранды.

«Мин, әни. Чынлап та мин», — дип карават янына килеп, әнисен кочагына алды егет.

Зиннурның әнисе, Фәйрүзә авырый иде. Күзләренең ялтырап торуыннан, битенә чыккан алсулыктан Зиннур әнисенә тиз арада ярдәм кирәк булуын аңлады.

Зиннур ашыгыч ярдәм чакыртты. Фәйрүзәгә укол ясадылар, дарулар язып бирделәр.

Зиннур йокыга киткән әнисен калдырды да, тиз генә якындагы аптекага чыгып китте. Бөтен кирәк әйберне алды. Соңыннан кибеткә кереп азык-төлек җыйды. Өйгә кайткач, әкрен генә, артык шауламаска тырышып, өйне җыештыра башлады. Әнисенең шулкадәр ярлы яшәвен күреп йөрәге кысылды егетнең. Хәтта өйдә ит тә юк иде.

«Бичара әни, — дип уйлады Зиннур. — Мондый ярлылыкта һәм ялгызлыкта ничек яшәдең соң син? Ярар, хәзер без инде бер-беребезне таптык. Югалтканны кире кайтару өчен барысын да эшләрмен».

Озакламый әнисе дә уянды. Уянганын сиздерми генә, яратып улын күзәтеп ятты. Бу күренеш белән мөмкин кадәр озаграк ләззәтләнәсе килә иде аның.

«Улым, Зиннур, — дип эндәште ул, ниһаять. — Нинди матур булып үскәнсең син. Үлгәнче бер булса да синең белән күрешүне сорап күпме ялвардым мин Аллаһка. Хәзер үлсәм дә үкенчле түгел инде».

«Әни, нәрсә сөйлисең инде? — дип әнисе янына утырды егет. Нинди үлү әле? Безнең барысы да башланып кына килә. Хәзер мин янәшәңдә, барысы да яхшы булачак. Синең янга күченеп кайтырмын, сине аякка бастырам, Алла боерса. Син башка беркайчан да ялгызың булмассың, әни, сүз бирәм».

Фәйрүзә апа күзләре яшьләнеп, улын хуплап башын селкеде. Газиз баласын күреп туя алмаган иде әле бичара хатын.

Бер атнадан соң, әнисе үзен яхшырак хис итә башлагач, Зиннур үзе яшәгән шәһәргә кайтты һәм эшеннән китте. Соңыннан «снимать» итеп яшәгән фатирына кайтты һәм әйберләрен җыйды. Бернигә дә үкенмичә, үзе өчен тамчы да якын булмаган бу шәһәр белән күңеленнән генә хушлашты. Әтисенең каберенә барып килде дә әнисе көткән өйгә кайтып китте.

Яңа урында Зиннур эшне бик тиз тапты һәм һәр көне әнисенең савыгып килгәнен сөенеп күзәтте.

Берсендә кич сөйләшеп, иске фотосурәтләрне карап утырганда, Зиннур әнисеннән сорады:

«Әни, ничек шулай булды соң, әти ничек мине үзе белән алып китте?»

«Эх улым, ул сине алып китмәде, — дип моңсу гына башын селкеп куйды әнисе. — Мин бакчада эшләгәндә урлап алып китте ул сине. Минем ниләр кичергәнне, ничек борчылганны күз алдыңа да китерә алмыйсың. Син йоклап калган идең. Өйгә керсәм, син юк. Өстәлдә хат. „Фәйрүзә! Улымны үзем белән алып китәм, аңа минем белән яхшырак булачак. Безне эзләмә. Фәргать“, - дип язылган иде анда. Бу хәсрәттән акылдан шашам дип уйлаган идем. Бөтен җирдән эзләдем, полициягә бардым, җаваплары бер генә: „Әтисе улын алып киткән. Бу бала урлау түгел. Үзегез килешегез инде“, — генә диләр. Синең белән аерылуга түзә алмам, дип уйлаган идем. Әтиеңнең хыянәте һәм минем белән болай кылануы мине бөтенләй аяктан екты. Синсез бу елларны ничек яшәгәнмендер. Аллакаем укыган догаларымны ишетте һәм сине миңа кайтарды бит, улым», — дип ниләр булганын сөйләде әнисе.

«Һәр көн төшемә кереп, менә нәрсә өчен гафу сораган икән миннән әти… — дип уйчан гына әйтеп куйды Зиннур. — Һәр төнне миннән өйгә кайтуны үтенде ул, әни. Һәр төнне, күз алдыңа китерәсеңме…»

«Җаны тынычлык тапмагандыр инде, улым, — дип моңсу гына елмайды әнисе. — Кылган гамәлләрен төзәтергә теләгәндер шулай».

Алар әле бик озак фотолар карады. Шунда Зиннурның күзенә тагын бер конверт чалынды. Тагын нинди сюрприз көтә икән дип дулкынланып егет конвертны ачты һәм үз күзләренә ышанмады. Бу әтисенең васыятьнамәсе иде. Фәргать бөтен милкен, банк счетларындагы акчасын һәм бизнесын бердәндер улы Зиннурга калдырган иде. Шушы васыятьнамәсе белән Фәргать хатыннан үч алды һәм гаделлекне торгызды.

Алга таба барысы да бик тиз булды. Зиннур нотариуска мөрәҗәгать итте һәм мираска хокукны үзенә алды. Беренче эш итеп әтисенең урынбасарын эшеннән куды һәм бизнес белән идарә итүне үзенә алды. Үги анасы Фәнисе мондый мыскыллауга түзә алмыйча, башта судлашырга тырышып йөрде, әмма файдасы булмады. Көчсезлегеннән ярсыган, чын эчкечегә әйләнгән хатын Зиннурга бөтен булган агуын чәчте, аны каһәрләде.

«Аның белән нәрсә эшләячәксең, улым? — дип сорады әнисе. Бер уйлап карасаң, ул авыру, бәхетсез хатын инде. Нишләсен ул…»

«Борчылма әни, мин аңа өйне калдырам, әле квартплаталарын да түләп торырмын. Аннан да күбрәккә өметләнмәсен дә. Минем хәзер үз әнием бар һәм мин бары тик сине генә кайгыртачакмын», — диде Зиннур.

Шуннан соң әтисе Зиннурның төшенә башка кермәде. Әйтерсең, ул үз миссиясен үтәп тынычланды, теге дөньяда булып та гаиләне берләштерде. Ул әнисенә - улын, ә улына әнисен кайтарды һәм хәзер аның җаны тыныч. Зиннур гомерендә беренче тапкыр үзен кемгәдер кирәк итеп хис итте, үзен яраткан газиз кешесе барына сөенде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100