Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ниһаять, боз ватылды» - Ләйлә Лерон кияүгә чыкты

Татар язучысы, шагыйрь Ләбиб Леронның кызы Ләйлә кияүгә чыкты.

news_top_970_100
«Ниһаять, боз ватылды» - Ләйлә Лерон кияүгә чыкты
https://www.instagram.com/pepemeygan/

Блогер, «Татарча цитаталар. Мемлар», «Едактор жруналист» аккаунтларының авторы Ләйлә Лерон сөйгәне Константин Бахмутов белән 10 март туйларын билгеләп үтте. Инстачылар әлеге парның мәхәббәтләрен күптәннән күзәтеп бара, Константинның Ләйлә өчен татарча сөйләшергә өйрәнүен дә беләбез.

«Дуслар, безне котлыйсыгыз килсә, хайваннарга ярдәм итегез әле. Акчаларыгызны аларга ярдәм итү өчен тотсагыз, без бик шат булырбыз», — дип язган Ләйлә үзенең Инстаграм битендә.

Инстачылар да бу хәбәргә ихластан сөенеп, җылы теләкләрен яудырганнар.

«Булган бу!», «Вәт сөенеч бу! Хәерле сәгатьтә», «Котлыйбыз! Бәхетегез гомерлек булсын!», «Тормышны ярата белүче, бер-берсенә бәхет өләшүче пар! Бәхетле булыгыз!», «Ниһаять, бу боз ватылды», — дип язган алар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100