Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнгам Атнабаевның улы: Әти әрли дә белмәде ул. “Сво-о-лочь!” дип әйтеп салса, шуннан барысы да аңлашыла

“Яратып туймыйча китәбез”, “Туфрак”, “Ул болытлар юктыр”, “Өчпочмак” кебек шигырьләре, "Җиз кыңгырау моңнары", "Дусларыңны онытма", "Галия белән Заһир дуэты" һәм башка бик күп җырлары белән популярлык казанган шагыйрь Әнгам Атнабаевның 90 яшьлек туган көне уңаеннан Казанда концерт гөрләде.

news_top_970_100
Әнгам Атнабаевның улы: Әти әрли дә белмәде ул. “Сво-о-лочь!” дип әйтеп салса, шуннан барысы да аңлашыла

Роберт Миңнуллин сүзләре белән әйтсәк, “Ниһаять, Атнабай Татарстанга тулы хокуклы шагыйрь булып килде”.

“Кичәдә аның дуслары, иҗатташлары, балалары катнашты” дип язарга гадәтләнгән без. Ә бу концерт алай булмады. Истәлек, хатирәләргә урын бик аз бирелгән иде анда. Гадәттә, аларны без алып баручы авызыннан ишеттек. Ә концерт үзе Атнабай язган шигырьләр һәм ул иҗат иткән җырлар белән үрелеп барды. Бәйрәм концерты яңа форматта корылган. Бу аны аңлау һәм тыңлауны рәхәт итте. Шигырь укучылар сәхнәгә өчәр-өчәр чыкты. Алар укыйсы әсәрләр тематик яктан берләшкән. Шигырьнең соңгы юлын укыганда, көй яңгырый һәм сәхнәдә аны җырчы алыштыра. Әйтергә кирәк, бу алым – режиссерның уңышлы табышы.



Концерт искә алу кичәсеннән шактый ерак. Монда, башка концерт программаларындагы кебек, хатирәләр белән уртаклашу блогы юк. Бары тик халык шагыйре Роберт Миңнуллин гына, сценарийда каралганча, сәхнәгә күтәрелеп, Атнабай хакындагы истәлекләре белән уртаклашты.


"Аңа обком да, гади халык та сүз әйтә алмады”

“Ниһаять, Атнабай да Татарстанга тулы хокуклы, популяр шагыйрь булып килде. 60-80 елларда Башкортстанда Атнабайдан да популяррак шагыйрь юк иде. Хәтта исемле, дәрәҗәле зур-зур шагыйрьләр дә аның янында бик үк популяр булмады. 

Моның төрле сәбәпләре булгандыр. Беренчедән, Атнабай бәйсез, берәүгә дә буйсынмый торган шагыйрь булды. Ул конверт өчен эшләмәде, шигырь белән, шигърият өчен яшәде. Аның соңгы елларда, ярым шаяру, ярым җитди итеп язылган “Минем сыңар медалем дә юк” дигән шигыре бар иде. Чынлап та аның исемнәргә, дәрәҗәләргә исе китмәде. Ул “Кызыл таң” газетасында гап-гади журналист булып эшләде. Аннары озак еллар “Сәнәк” сатирик журналында редактор урынбасары булып булды. Аның бар тоткан кәнәфие шул иде. Әмма шулай булса да, Башкортстан халкы аны, олысыннан алып, кечесенә кадәр, гап-гади кешесеннән алып, обком секретаренә кадәр хөрмәт итте. Аңа сүз әйтә алмадылар. Обком да сүз әйтә алмады аңа, гади халык та... Аның бер шигыре бар шундый: “Хатын да әрли, закон да әрли мине”, - дигән. Ул Атнабай булып калды", – диде Роберт Миңнуллин.

“Сез Атнабайны эчә дип уйлыйсыз инде?”

Әнгам Атнабаев Башкортстанның халык шагыйре исемен дә бөкрәеп, картаеп беткәч кенә алган шәхес.

– Аңа халык шагыйре исемен дә, өлкән яшьтә генә “Кызыл таң” газетасы алып бирде, – диде Роберт абый. – Атнабай чын мәгънәсендә халык шагыйре булды, халыкчан шагыйрь булды. Аның халык белән очрашуы үзе бер олы сәнгать иде. Менә монда залда Башкортстанда туып-үскән егетләр утыра. Алар Атнабайның яшь чагын да, бик популяр чагын да хәтерли. Халык Атнабайны тыңларга агыла гына иде. Колхозчылар, эшчеләр - барысы да. Менә Атнабай сәхнәдә өстәл артында утыра. Гадәттә, Атнабай килсә, президиумда райком секретаре үзе, колхозда булса, колхоз рәисе, парторг була. Атнабай шигырь сөйли. Аннары президиумга карап: “Сәяси хата җибәрмәдемме?” - дигән булып, сорап куя. Шуннан райком секретаре: “Юк, юк, иптәш Атнабаев” дип аны төзәтеп җибәрә. Аннары Атнабай су эчеп ала, тагын шигырь укый. “Сез Атнабайны эчә дип әйтәсез инде” дигән булып, реплика ташлый. Халыкка бу ошый, аны дәррәү килеп алкышлыйлар.


“Җиз кыңгырау моңнары – Илеш районында туган җыр”

Бәйрәм концертында ике республиканың атканган җырчылары, эстрада артистлары, театр актерлары катнашты.

Концерт Филүс Каһиров башкаруында “Җиз кыңгырау моңнары” дигән җыр белән башланып китте. Гадәттә, концертның беренче бүлегендә халыкка әле аз билгеле җырчылар чыгыш ясый. Әлеге кичә бу яктан да табышмак булды. Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров тамашачыны баштан ук бөтереп алып, шушы кичәнең җанына урап куйды.

“Җиз кыңгырау моңнары” ның ничек язылганын хәтерлим мин. Ул безнең Илеш районында туган җыр, – диде Роберт Миңнуллин. – 1968 елда Илеш районында Башкортстан әдәбияте һәм сәнгате көннәре булды. Анда Атнабай, Илфак Смаков һәм Борай районында яшәүче үзешчән композитор Васил Хәбисламов та бар иде. Атнабай “тройка”лап җигелгән атларда йөрде. Шунда, кыңгыраулар чыңы астында, язган иде ул бу шигырьне.

Ул чакта мин район газетасында корреспондент булып эшли идем. Район үзәгендә зур концерт булды. Башта Әнгам Атнабаев шушы шигырен сөйләде, Васил Хәбисламов көен уйнап күрсәтте. Шулай итеп, әдәбият һәм сәнгать көннәрендә, дөньяга өр-яңа үлемсез җыр туды".

“Атнабаевның ике китабын миннән райком сатып алды”

Роберт Миңнуллин остазының туган көненә ерак яшьлегендә сатып алган китапны да алып килгән. Аның белән бәйле хатирәләре – үзе бер истәлек.

– Менә бу китапны мин 1966 елда, 10 сыйныфны тәмамлаганда сатып алган идем. Район үзәгенә Атнабайның шушы китабы кайтты. Мин аны 10 данә сатып алдым. Укытучыма, әнкәемә бүләк иттем. Дус-ишкә. Инде китапларны урнаштырып бетереп ятканда, ике-өч көннән соң мине сатучы апа эзләп тапты. Райомнан шушы китапны таптыралар икән. Ләкин беткән, мин алып бетергәнмен. Шуңа күрә минем ике данә китабымны райкомга дип яңадан алып киттеләр. Бу аның нинди популяр булуы турында сөйли.


“Атнабайга иярмәгән булсам, миннән нинди шагыйрь чыгар иде”

– Мин бәхетле шагыйрь булдым. Атнабай белән яшьтән аралашырга, дуслашырга туры килде. Бик яшьли мин аңа ияреп шигырьләр яздым. Хәтта кайберсенә: “Әнгам Атнабайга ияреп” дип тә язганмын. Ярый әле, Ходайга шөкер, минем остазым Атнабай булган. Әгәр башка шагыйрьгә ияргән булсам, миннән нинди шагыйрь чыгар иде икән, әйтүе кыен, – диде Роберт Миңнуллин.

    “Безнең яшьтәшләр кичен телевизор караса, без шигырь тыңлап үстек”

    Әнгам Атнабаевның ике улы, өч оныгы бар. Олы улы Азамат Әлмәт шәһәрендә, Салават Уфада гомер итә. Оныклары Таһир, Тимур, Ләйсән.


    – Әти һаман безнең белән кебек. Өйдә атмосферасы да шундый. Минем өйдәге эш бүлмәсендә аның портреты тора. Китаплары шунда. Үткәндә: “Нихәл, әти” дип үтәм. Ул да миңа: “Улым, син ничегрәк?” дип бага төсле, – диде Азамат Атнабаев “Татар-информ” хәбәрчесенә.
      Азамат абый Әлмәт шәһәрендә гомер итә. Гомер буе төзелеш өлкәсендә эшләгән. Хәзер пенсиядә.
      – Кызганыч, әтинең шигырьләрен яттан белми. Шулай да аның бөтен шигыре якын миңа. Аның иҗат җимешләрен иң беренче тыңлаучы без булдык. Кичен башка балалар телевизор караса, без шигырь яки пьесадан өзекләр тыңлап үстек. Үзебезгә дә ошый иде бу шөгыль. Ул вакытта бала-чага инде, шигырьләрнең мәгънәсен аңламаган да без, менә хезер йөрәк аркылы үтә алар”, – диде Азамат Атнабаев.

       Азамат абый Әнгам Атнабаевның нинди әти булуын да искә алды.

        – Йомшак дип тә, җитди дип тә әйтеп булмый. Әти буларак бик үзенчәлекле иде ул. Тирги дә белми иде. “Сво-о-лочь” дип бер сузып җибәрсә, шул җитә. Каешы да, күз карашы да шул сүздә. Ә болай безнең гаиләдә дуслык тантана итте. Әти бик гаилә җанлы булды. Безнең бусагадан атлап керү белән гаилә җылысының ни икәнен тоеп була иде.

      “Мин – картәтәйнең бердәнбер кыз оныгы”

          Азамат абыйның бердәнбер кызы, Әнгам Атнабаевның бердәнбер кыз оныгы Ләйсән дә “Татар-информ”га бабасы турындагы хатирәләрен яңартты.



            – Картәтәй үлгәндә, миңа 7 яшь иде. Ул исән чагында безнең өчен Казанга юллар ябык иде, аның янына Уфага гына кайттык. Картәтәй мине күрүгә җебеп төшә иде. Чөнки мин аның бердәнбер кыз оныгы”, – диде Ләйсән Атнабаева.

            Әнгам Атнабаевның оныгы бүген КФУның юридик факультетының аспирантурасында белем ала. Шулай ук этикет буенча курслар алып бара. Бабасының сәләте аңа да күчкән. Ләйсән рус телендә шигырьләр яза. Үзе моны “хобби” дип атый.

            “Картәтәйгә багышланган шигырьләрем дә бар. Аларны күз яшьләрсез укый да алмыйм”, – ди Ләйсән. Моннан тыш, Ләйсәннең Әнгам Атнабаев исемендәге яшьләргә ярдәм фонды һәм бабасының соңгы, кулъязма шигырьләрен җыентык итеп чыгару хыялы да бар. 

            «Атнабайны да уздырырга тырышып, язып яталардыр инде”

            – Әтинең дуслары инде сирәгәйде. Аның укучылары Роберт Миңнуллин, Рәдиф Гаташ белән аралашып торабыз. Илдар абый Юзеевны бик яхшы белә идем”, – диде Азамат Атнабаев.

            Әмма олпат шагыйрьнең, бөек шагыйрьнең кичәсендә язучы-шагыйрьләр аз, бик аз иде. Санасаң, бер кулдагы бармаклар кадәр дә түгел. Роберт Миңнуллин сүзләре белән әйтсәк, “Атнабайны да уздырырга тырышып, язып яталардыр инде”...








              Комментарийлар (0)
              Калган символлар:
              news_right_column_1_240_400
              news_right_column_2_240_400
              news_right_column_3_240_400
              news_bot_970_100