Кыш җитү белән, автомобиль хуҗалары тәрәзәләрне юдыру өчен кулланыла торган катмый торган сыеклык (незамерзайка) сайлау алдында кала. Аларның төрләре һәм куркынычы турында Илкүләм автомобильләр берлеге вице-президенты Антон Шапарин сөйләгән. Бу хакта «Радио 1» хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, бүгенге көндә Россиядә изопропил спирты нигезендә ясалган катмый торган сыеклыклар легаль рәвештә сатыла. Аларның исе бик кискен, ул баш авыртуына китерергә мөмкин, шуңа күрә аларны даими куллану уңайсызлык тудыра.
Белгеч аңлатканча, метил спирты (метанол) нигезендә эшләнгән катмый торган сыеклыклар, арзан һәм иссез булуы сәбәпле, Европада киң кулланыла, әмма Россиядә мондый сыеклыклар тыелган. «Шуңа да карамастан, базарда әлеге спирт нигезендә эшләнгән законсыз сыеклыклар бар, чөнки кайвакыт күзәтү органнары аларның составларын җитәрлек дәрәҗәдә тикшереп тормый. Шул ук вакытта мондый сыеклык парлары кулланучы өчен турыдан-туры агулы куркыныч тудырмый», – ди Шапарин.
Эксперт өстәвенчә, катмый торган сыеклык җитештерүдә этил спирты кулланылмый диярлек, чөнки аның бәясе бик кыйммәт.
Нәтиҗәдә, автомобильчеләр легаль, ләкин тәмсез исле, изопропил нигезендәге (5 литры якынча 500 сум тора) сыеклык белән иссез, әмма законсыз, метанол нигезендә җитештерелгән (1 канистрасы якынча 200 сум тора) сыеклык арасында сайлау ясарга мәҗбүр, дип йомгаклады Шапарин.
Үз чиратында, автоэксперт Дмитрий Попов, метил спирты эчкә эләккән очракта, органнар эшчәнлеге бозылуга, хәтта үлемгә китерергә мөмкин булуын әйтте.
«Бүген юл кырыенда сатыла торган сыеклыклар, мөгаен, метил спирты нигезендәдер. Алар чит илдән кертелеп, эре сәүдә челтәрләренә кабул ителмәгән булырга мөмкин. Мин сыеклыкларны зур сәүдә челтәрләрендә сатып алырга киңәш итәр идем – бу, ким дигәндә, ялган продукциядән бераз сакланырга мөмкинлек бирә», – ди белгеч.
Ул шулай ук маркетплейслардан алынган, -30 градус салкынга чыдам, дип сатылган катмый торган сыеклыкларның чынлыкта бары тик -10 градуска кадәр генә яраклы булуы турында кисәтте, диелә хәбәрдә.