Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Невская Краса-2019”да татар кызлары җиңү яулый алырмы?

“Невская краса-2019” VI матурлык һәм талант халыкара конкурсында мөмкинлекләре чикләнгән ике татар кызы - Чувашиядән Гүзәл Алигберова һәм Чиләбедән Алинә Хәйруллина катнаша. "Татар-информ" хәбәрчесе бәйгедә көч сынашучы кызлар белән таныштыра.

news_top_970_100
“Невская Краса-2019”да татар кызлары җиңү яулый алырмы?
Әлеге бәйге коляскада хәрәкәтләнүче 18-49 яшьтәге хатын-кызлар арасында үтә. Катнашучылар җәмгыять эшләре, бизнес белән шөгыльләнсә, актив яшәү рәвеше алып барса, хуплана.

“Невская Краса” бәйгесенең социаль челтәрендә мәгълүматлары буенча, 2019 елның февралендә уздырылган сайлап алу этабында финалга Россия, Беларусь һәм Украинадан 27 катнашучы үткән. Финалга катнашучылар милли киемнәр белән чыгыш, бию һәм кичке күлмәкләрдән дефиле әзерлиләр. Финал 13 сентябрьдә Санкт-Петербургта уза. 
 


Гүзәл Алигберова ни өчен “Невская Краса”да катнашуы турында сөйләде. 

“Узган елны Санкт-Петербург шәһәрендә реабилитация үткәндә мин башка шәһәрләрдән килгән кызлар белән танышкан идем, алар да коляска белән йөрүчеләр. Шуларның берсе “Невская Краса” конкурсында былтыр катнашкан иде һәм миңа ул кызык булып китте. Мин дә үземнең көчемне сынап карарга булдым, быел үткәрелә торган конкурска заявка бирдем. Анда бизнес-план һәм үзеңнең шәһәреңнең уңайлыклары турында видео-визитка ясарга кирәк иде. Шуларны эшләп, мин финалга уздым. 13 сентябрь Санкт-Петербург шәһәрендә финал булачак, мин анда үземнең Чувашия Республикасы вәкиле буларак чыгыш ясыйм”, - диде ул.

Гүзәл, Чувашия Республикасында туып үскәнгә, шунда яшәгәнгә һәм конкурста Чувашия Республикасын тәкъдим иткәнгә күрә чуваш милли киемендә чыгыш ясарга әзерләнгәнен әйтте.

Гүзәл актив тормыш алып бара, бу аның катнашкан беренче бәйгесе түгел. “Моңа хәтле минем халыкара конкурста катнашканым бар иде. Ул спорт бәйгесе булды. Быел июнь аенда Кырым Республикасында уздырылган Халыкара ярым марафонда, 21 километрны 2 сәгать һәм 59 минут эчендә узып, дүртенче урынны алдым”, - диде ул. 
 


Гүзәл Алигберова эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, Батыр районы Кыр Бикшиге авылында аның үз бизнесы бар. “Былтыр без, әти-әни белән сөйләшеп, үзебезнең авылда көндәлек кирәк-яраклар сатыла торган кибет ачып җибәрергә булдык. Бизнесны башлап җибәргәч авыр булды, әле дә авырлыклар килеп чыга, ләкин мин үзем генә түгел, миңа әти-әни булыша. Мин күбрәк документлар белән эшлим, товарларны алып кайту буенча алар эшлиләр. Авырлыклар булуга карамастан, шул эшне дәвам итәргә тырышабыз”, - диде Гүзәл.

Ул хәзерге вакытта Чабаксар шәһәрендә яши һәм Чуваш дәүләт университетының экономика факультетында дүртенче курста укый.

Алинә Хәйруллина да әлеге бәйгедә беренче тапкыр катнаша. “Мин җәмгыять эшләре белән шөгыльләнәм, университетта эшлим, хәзерге вакытта декретта, кызымны тәрбиялим. КВН һәм бию белән шөгыльләнәм. Төрле фестивальләрдә һәм халыкара бәйгеләрдә катнашам. Сәхнәне, тамашачыларны һәм, әлбәттә, җиңүләр яуларга яратам”, - диде ул. 
 


Алинә Хәйруллина Россиякүләм “Рожденная побеждать-2018” матурлык конкурсында гран-при яулаган. Халыкара “Невская Краса” конкурсында катнашу теләге нәкъ шушы бәйгедән соң барлыкка килгән.

Шулай ук, Алинә Уралда “Шаром покати-2019” дип аталган парабоулинг буенча беренче чемпионатның идея авторы һәм оештыручысы. Ул 2020 елда өлкәләрендә парабоулинг буенча турнир оештырыр өчен Урал федераль округы грантын откан.
 


Алинә үз чыгышында урал язучысы Павел Бажовның әкият герое образында чыгачагын әйтте.“Мин бакыр тауның хуҗабикәсе булам, ул, тауның хуҗасы гына түгел, ә минем кебек кыю һәм активларны үз канаты астына алучы да”, - диде.

Алинәнең әнисе Казан кызы. “Мин үзем татар, татарларны бик яратам”, - ди Чиләбе кызы Алинә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100