Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Невролог: «Баланың башы авырта икән, бу – куркыныч»

Баланың башы чыннан да авырта икәнен ничек аңларга? Баланың башы чыннан да авырткан очракта, нишләргә? «Мәктәп баш авыртулары» нәрсә ул, һәм ата-аналар кайчан табибка йөгерергә тиеш? Бу һәм башка сорауларга балалар неврологы Резеда Шиһабетдинова җавап бирде.

news_top_970_100
Невролог: «Баланың башы авырта икән, бу – куркыныч»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Баланың башы чыннан да авырта аламы?

Балада баш авыртулары булырга мөмкин, ул үзе генә дә яки ниндидер авыру нәтиҗәсе дә булырга мөмкин. Табиблар әйтүенчә, балаларда күпчелек очракта беренче төр очрый.

«Шуны аңларга кирәк: бала үзендә ниндидер дискомфорт сизгән очракта да, моны авырту дип аңлатырга мөмкин. Үзен бик үк яхшы хис итмәгән кечкенә баланы берникадәр вакыт күзәтеп торсаң, аның эче яки башы авыртуың аңлыйсың. Балалар 3-4 яшьтән башлары авыртуын әйтә ала, ягъни авыртуны локальләштерә ала», – дип аңлатты Казанның 8нче шәһәр балалар хастаханәсенең үзәк нерв системасы авырулары бүлеге мөдире, невролог Резеда Шиһабетдинова.

Баш авыртуын теләсә нинди бәрелү китереп чыгара ала. Сәбәбе шунда икән, нейрохирурглар кушыла.

«Кыш көне бер пациентыбыз булды. Бала ватрушкаларда шуган, агачка бәрелгән, һәм аның эчке органнары зыян күргән, умыртка баганасында компрессион сыну җәрәхәте булган. Формаль рәвештә аның башы җәрәхәтләнмәгән, әмма бик каты башы авырткан. Хәтта операция җәрәхәтләре дә башы кебек авыртмаган», – дип сөйли табиб.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Мәктәп баш авыртулары» нәрсә ул

Балалар неврологы ешрак киеренкелек аркасында барлыкка килгән баш авыртулары белән шөгыльләнә. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, баш авыртуларының 60-80 проценты нәкъ менә шушы категориягә туры килә. Мәсәлән, уку елы ахырында, яисә имтихан тапшырганда, баш авыртулары белән хастаханәләргә мөрәҗәгать итүче яшь пациентлар саны арта.

«Балаларда баш авыртуларының күпчелеге уку елы чорына туры килә. Бу – арыганда, бала озак вакыт җитәрлек күләмдә ризыксыз калганда, ягъни гипогликемия фонында барлыкка килә торган баш авыртулары», – ди табиб.

Еш кына укучылар иртәдән нәрсә туры килсә шуның белән тукланалар, мәктәптәге төшке ашны кайчак ашый, кайчак ашамыйлар да. Һәм көндезге сәгать 4ләргә, невролог сүзләренчә, балада дискомфорт барлыкка килә, ул аны баш авыртуы дип атый.

«Күптән түгел безгә «ашыгыч ярдәм» бер пациентны алып килде. Аның имтиханнары, консультацияләре башланган. Бала иртән ярты чынаяк чәй белән печенье гына капкалаган һәм бишенче яртыда аны безгә алып килделәр. Тикшерә башлагач, баланың ач икәне ачыкланды», – дип сөйләде Резеда Шиһабетдинова.

Балаларда зур йөкләнеш аркасында хроник баш авыртулары барлыкка килергә мөмкин. Уку көне ахырына алар чыннан да арый, арыганлык акыл йөкләнеше һәм стресслар аркасында барлыкка килә, чөнки алар контроль эшләр язалар һәм имтиханнар тапшыралар.

«Кешеләр стресс кичергәндә, аларның җилкәләре өскә күтәрелә. Мускуллар киеренкелеге башта иңбашларга, аннан – муенга, аннан скальпка күчә, нәтиҗәдә баш авырта. Күзләргә йөкләнеш тә зыян китерә. Барлык балалар да 100 процент күрү сәләтенә ия түгел, барлык гаиләләрдә дә күрү гигиенасын сакламыйлар», – ди доктор.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Кайчан чаң кагарга?

Неврологка ике очракта мөрәҗәгать итәргә кирәк. Беренчедән, әгәр баш авыртуы бик көчле булса, һәм бала түзә алмас хәлгә җитсә. Мондый балаларга гадәттә «ашыгыч ярдәм» чакыралар. Икенчедән, баш авыртулары еш кабатланса.

«Авыртулар айга 1 тапкыр гына булса, һәм ул авырту артык көчле булмаса – бер хәл. Әгәр баланың башы атнага 2-3 тапкыр һәм хәтта ешрак та авырта икән, мондый очракта уйланырга кирәк», – ди белгеч.

Баш авыртулары ешаю сагайтырга тиеш. Мәсәлән, уку елы башында баланың башы аена 2 тапкыр авыртып, ел ахырына һәр кич саен авырта башласа, неврологка барырга кирәк.

«Әгәр ниндидер өстәмә симптомнар барлыкка килсә, мәсәлән, башта баш авыртуы гына булып, 2-3 айдан баш авыртканда күңел дә болгана башласа, аннары косу яки башка симптомнар барлыкка килсә, бу очракта табибка барырга кирәк», – ди бүлек мөдире.

Фото: © «Яшел Үзән»

«Кабул итү бүлмәсендә кайсы баланың башы җитди авыртуын күреп була»

Табиб баладан башы ничек авыртуын сораячак, яки әнисеннән бала авыртуны ничек тасвирлаганын ачыклаячак.

«Әгәр бала башы авыртудан зарланса, шул ук вакытта ул көлә, телевизор карый икән, уйланырга кирәк. Ә бала ята һәм: «Әни, миңа начар», – ди икән, монда баланың башы авыртуына шик була алмый», – дип сөйли табиб.

«Яшүсмерләрнең барлык баш авыртуларын яшьләренә сылтарга ярамый»

Еш кына баш авыртулары белән яшүсмерләр интегә. Авыртуны еш кына аларның яшенә сылтыйлар, ләкин бу дөрес түгел. Табиб, һәр очракны аерым карарга кирәк, ди.

«Бу яшьтә гормональ үзгәрешләр бара, организмның төрле структуралары төрлечә үсә. Мин һәрвакытта да ата-аналарга сөякләрнең кан тамырларына караганда акрынрак үсүен аңлатам, чөнки кан тамырлары йомшак тукыма структурасына ия», – ди доктор.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Балаларда да «мигрень» була

Балалар да «мигрень»нән интегә ала. Өстәвенә, аларның башы 3 тәүлеккә кадәр бик нык авырта ала.

Әгәр балада цикллы рәвештә косу күзәтелә икән, бу – баш авыртуга китерергә мөмкин, ди табиб. Моннан тыш, балалар «офтальмологик мигрень» белән интегә ала: башта бер күздә авырту барлыкка килә, ә күпмедер вакыттан соң инде баш авырта башлый.

«Мигрень» диагнозын кую бик авыр. Бу диагнозны куюның билгеле бер критерийлары бар. Башта без анамнезны җентекләп тикшерәбез», – ди доктор.

Резеда Шиһабетдинова сүзләренчә, «мигрень»гә нәселдәнлек хас. Табиб һәрвакыт ата-аналардан «Баш авыртуларыннан үзегез интегәсезме?» – дип сораячак. Еш кына ачыкланганча, көчле баш авыртулары гаиләнең 2-3 буынында күзәтелә, мәсәлән, хатын-кызлар линиясе буенча – әнидә, аның апасында, дәү әнидә.

Иң зур проблема – «мигрень»гә каршы барлык препаратларны 18 яшьтән генә кабул итәргә мөмкин.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Авыртуны баса торган даруны шунда ук бирергәме?

Әгәр балага диагноз куелган, ата-аналар бу баш авыртуының нәрсә икәнен төгәл белә икән, авыртуны баса торган дару бирергә кирәк. Бигрәк тә мигрень вакытында, ди белгеч.

«Әгәр авыртуны вакытында туктатмасаң, ул 2-3 көнгә сузылырга мөмкин», – ди Резеда Шиһабетдинова.

Әгәр бала әнисе янына йөгереп килеп, шат тавыш белән башы авыртуы турында әйтсә – монда бөтенләй башка хәл. Бу очракта шунда ук дару бирергә кирәкми, аны тынычландырырга, ашатырга, ял итәргә тәкъдим итәргә кирәк.

«Әгәр әни кеше баласының ятып кына торуын күрсә, аның хәле күз алдында начарлана барса, дару бирсәң яхшырак», – ди доктор.

Әмма авыртуны баса торган препаратлар кабул итүне контрольдә тотарга кирәк, ди ул. Авыртуга түзеп торырга ярамый – бу тагын да җитдирәк нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Һәм әгәр бала үзенең түзә алмавын аңлый икән, даруны һичшиксез эчәргә кирәк, әмма авыртуны баса торган даруларны артык кулланырга ярамый.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Йорт хайваннары һәм ял: баш авыртмасын өчен нәрсәләр ярдәм итә

Балалар баш авыртуыннан интекмәсен өчен, аларның вакытында һәм яхшы ашавын, көн режимы үтәлүен, саф һавада йөрүләрен күзәтергә кирәк. Әгәр бала җитәрлек йөри, йөгерә, велосипедта йөри, турникларда асылынып тора, бии икән – бу бик яхшы.

Невролог әйтүенчә, күрү йөкләнешен күзәтергә кирәк. Дәреслекләргә, компьютер яки телефонга озак карарга ярамый, бигрәк тә яктылыкка игътибар итәргә кирәк, чөнки бу – баш авыртуларына китерергә мөмкин. Күзләргә гимнастика ясарга кирәк, ди табиб.

Балалар өчен ял бик мөһим.

«Әгәр бала мәктәптән сәгать 2нче-3нче яртыларда гына кайта икән, алга таба аның өстәмә дәресләре, репетиторлары башлана икән, аңа 15-20 минут кына булса да яраткан шөгыленә вакыт бирергә кирәк», – дип аңлатты табиб.

Невролог әйтүенчә, компьютер уеннары ял итәргә ярдәм итмәячәк, бу мавыгуларны дозаларга кирәк. Ял итеп алуның иң гади ысулы – су процедуралары. Невролог балаларны йоклар алдыннан җылы душ астына кертергә киңәш итә.

«Проблемаларның бер өлеше әлеге гади гамәл белән хәл ителәчәк. Әгәр душтан соң дискомфорт бетмәсә, монда арыганлык түгел, ә җитдирәк сәбәп булуы аңлашыла», – ди Резеда Шиһабетдинова.

Тагын бер шәп антистресс – йорт хайваннары.

«Күптән түгел бер әни кеше баласы белән килде, һәм баласының бик күп шикаятьләрен санаган иде. Аннан соң алар декоратив куян сатып алганнар, һәм кич буе бала куян яныннан китмәгән. Икенче көнне бала яхшы кәеф белән торган, бернинди кычытулары да булмаган, көн дәвамында кәефе дә үзгәрмәгән. Нәтиҗә буларак: куян алганнан соң, бала бер тапкыр да баш авыртуыннан зарланмаган», – ди доктор.

«Татар-информ»нан тәрҗемә. Авторы: Эвелина Киселёва

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100