Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нервыланып ябыгудан чиргә сабышкан кыз: «Ябык булып үләсем килә», яки Анорексия нәрсә ул?

Марина ризыктан баш тарта, 40 килограммга калып, табиблар кулына эләгә. Гәүдәсе 32 килограмм булган бүлмәдәш кызына көнләшеп карый. Көннәрдән бер көнне аның апасы хастаханәгә шалтырата. Апасының табибларга биргән бер соравы ...

news_top_970_100
Нервыланып ябыгудан чиргә сабышкан кыз: «Ябык булып үләсем килә», яки Анорексия нәрсә ул?
"Татар-информ" архивыннан

Кайчандыр 40 килограммга калган Марина белән «Казанские ведомости» журналисты сөйләшкән. Кыз үзе җиңгән чир – анорексия турында шаккаткыч хатирәләрен түбәндәгечә искә ала.

«Ундүрт яшемдә, ябыгырга кирәк, дигән карарга килдем. Миңа дип бүлеп куелган ризыкны яшертен генә ташлый идем. Организмга көнгә 400дән артык калория эләкмәсен, дип тырыштым (минималь норма – 1300 булырга тиеш,  ред.). Мораль яктан кыен булды, ашаганнарым ашказанымда биш минуттан озаграк торса, үземне костыра идем, эч йомшарта торган дарулар белән эчәкләремне чистарттым.

Бер елдан, 40 кг авырлык белән, тернәкләндерү үзәгенә эләктем. Анда да, дәваланасы урынга, ябыгуымны дәвам иттем. Минем белән бер бүлмәдә 32 кг авырлыктагы кыз яшәде. Үзе озын, буе – 174 см. Ул аңын югалтып егыла иде, 4 – 5 көн рәттән уянмыйча яткалады. Басып тора алмады, йөрергә, утырырга да хәле булмады. Мин аңа сиделка булдым, үзем яшерен уйларымда аның кебек ябыгу турында хыяллана идем. Минем чәчләрем коелды, тырнакларым төште, тән калтыравыннан уянып китә идем. Аннары психологка бардым да: «Нәрсәгә миңа рәтләнергә, минем үләсем килә», – дидем. Уйларымда синең белән күптән хушлаштым инде, диде табиб.

Мине ике нәрсә исән калдырды. Беренчесе – апам, хастаханәгә табибларга шалтыратып, мине, исән каламы, дип сораган. Икенчесе – 32 килога калган бүлмәдәшем үлеп китте. Шул вакытта мин авыруның нинди куркыныч булуын аңладым һәм миндә дәвалану теләге уянды».

Ябыгудан туктый алмыйлар

Россиядә анорексия чиреннән интегүче кешеләр санының рәсми статистикасы әлегә кадәр юк. Озак вакытлар мондый диагноз психик авыру буларак каралмады – анорексияне гастроэнтерологлар һәм педиатрлар дәваларга тырышты.

Анорексия, яки нервыланудан анорексия (Твигги синдромы) – аппетит булмау һәм ашкайнату үзенчәлеге генә түгел. Мондый чире булганнар бик аз гына ашарга тырыша яки аннан бөтенләй үк баш тарта. Анорексияле кеше ябыгудан туктый алмаска мөмкин, ул тагын да күбрәк килограммнарын киметергә тырышачак.

Дөньяда анорексиядән үлемнәр саны башка психик авыруларга караганда күбрәк. Ел саен авыру кызларның 5 проценты үлә, тагын 10 проценты якындагы ун елда вафат булырга мөмкин.

 

Фото: © «Татар-информ» архивы

Минем үземә дә бу тема бик якын – табиблар ундүрт яшемдә «нервыланудан анорексия» диагнозы куйганнар иде. Бу чир мондый яшьтәге яшүсмерләр арасында, бигрәк тә спортчылар арасында киң таралган, чөнки спортта артык авырлык нәтиҗәләргә турыдан-туры йогынты ясый. Дус кызларым белән без күнекмәләр вакытында гына түгел, аз ашау буенча да ярыша идек. Иң аз ашаган һәм эчкән, иң җиңел кыз җиңде.

«Көзгедә үзенә симез булып күренә»

Ашау белән бәйле чирләр белгече, психолог Юлия Горбунова анорексия турында тулырак сөйләде. Элегрәк ул үзе дә диеталар белән мавыккан, үз-үзенә ышанмаган, гел борчыла торган булган. Кызны мондый халәттән психотерапия коткара. Юлия ике төрле психологик белем алган. Хәзер ул үзе, кешеләргә тормышны «ябыккан» вакытка калдырмыйча, бүген һәм хәзер тулы тормыш белән яшәргә ярдәм итә.

Анорексия чире кемнәрдә ешрак очрый?

Еш кына анорексия белән яшүсмерләр авырый. Мондый яшьтә гормоннар аркасында бала тазарып китәргә мөмкин. Кызлар өчен бу бигрәк тә кыен. Кызганычка, аларга кечкенәдән үк объектив фикерләр сеңдерәләр. Тышкы кыяфәтне социаль лифт буларак кулланып булуын, димәк, матурлык стандартларына туры килергә кирәк, дигән уйлар салалар. Әниләр еш кына кызың фигурасы турында сөйли, гәүдәсе төзелешен бәяли. Шуңа күрә анорексия кызлар һәм яшүсмерләр арасында күп күзәтелә. Иң яхшы булып күренергә теләү синдромы (синдром отличницы) –  авыруның тагын бер факторы. Анорексиядән җәфа чигүче барлык кызлар артык перфекционистлар, ягъни алар өчен бөтен нәрсә дә идеаль булырга тиеш.

Беренче чиратта, ата-аналар балаларына төрле кешеләрнең гәүдә төзелеше төрлечә булуын, гәүдә авырлыгы да һәркемнең үзенчә булуын аңлатырга тиеш. Әйләнә-тирәдәге кешеләрне тышкы сыйфатларына түгел, ә эчке дөньясына карап сайларга кирәген җиткерү киңәш ителә. Тик ата-аналар моны үзләре дә аңламый кебек: тышкы кыяфәткә кагылышлы фикерләрен балаларына әйтеп, аларда комплекслар уяталар. Ялгыш кына «и кызым, тазарып киткәнсең» дигән сүз дә анорексиянең сәбәпчесе булырга мөмкин.

Ата-аналарга баласының гәүдә төзелешенә кагылышлы борчылуларын киметергә кирәк. Тулы гәүдәле булу һәм целлюлит гөнаһ санала торган гаиләләрдә беркайчан да психик яктан сәламәт балалар булмый.

Авырулар үз проблемаларын аңлыймы?

Анорексия чире булган кеше, хәтта 30 кг авырлыкта булса да, көзгедән үзен симез итеп күрәчәк. Әгәр кешеләр аларга «син бит ябык, коры сөяк кенә» дисә дә, бу сүзләрне авыру кешеләр ялган дип кабул итә. Алар үз авыруларын аңламый, бу – психик тайпылышның үзенчәлеге. Шизофренияле кешеләр галлюцинацияләрне күргән кебек, анорексиклар да, күпме авырлыкта булуларына карамастан, үзләрен таза итеп кабул итә.

Анорексия чиренең билгеләре нинди?

Авыруның төп симптомнары:

Тәүлек буе авырлык һәм туклану турында гына сөйләшүләр, ягъни кеше ябыгу белән генә мәшгуль кебек тоела. Артык авырлык җыюдан курку, калорияләрне даими санау. Анорексия чире булган кеше ашмаса да, ашадым, ди, ә ризыгын чүп савытына ташлый. Авыру кеше ашаганнан соң үзен костырырга мөмкин. Анорексия чире булган кеше махсус рәвештә эч йомшарта торган, сидек кудыра торган чаралар кабул итә ала. Артык күп физик күнегүләр башкара. Кеше ризык ашаудан котылу өчен барысын да эшли.

Анорексия чире вакытында авыру ач торудан аңын югалтырга мөмкин. Йөрәк-кан тамырлары һәм ашкайнату системалары бозыла. Йөрәк ритмы үзгәрә, ара башлый, эчәклектә проблемалар башлана. Авыруларның һәрвакыт диярлек кәефе булмый, депрессия халәтенә керәләр. Барысы да тәртиптә, дип үзләрен ышандырмакчы булалар.

Бу авыру бик җитди, ул хастаханәдә дәвалануны таләп итә. Күп табиблар ярдәме кирәк. «Кешечә ашый башла» дип кенә андыйларга булышып булмый.

Мондый кешеләрне үпкәләтмәс өчен нәрсә дип әйтергә ярамый?

Сәламәтлеге ягыннан ашау белән бәйле тайпылышлары булган кешеләр бик хисчән. Тышкы кыяфәтләренә кагылышлы булган теләсә нинди сүз дә аларның күңеленә тия ала, алар хәтта уңай сүзләрне дә көлү дип кабул итәргә мөмкин. Кешенең авырлыгы, калорияләр санау, хәтта медицина күрсәткечләре буенча диета да – болар барысы да авыру кешедә каршылык һәм тискәре эмоцияләр чыгарырга мөмкин.

Андый кешенең туклануын контрольдә тотарга, кайчан һәм нәрсә ашаганын сорарга кирәкми. Бу бары тик дәвалану чорында гына мөмкин – ул вакытта авырулар табиблар күзәтүендә генә ашый.

Кызганычка, Россиядә психологка йөргән кешеләрне, нормаль кеше түгел, дип, җәмгыять өчен куркыныч, дип санаучылар бар. Бу бөтенләй дә алай түгел – барлык авырулар да диярлек үзләре өчен генә куркыныч тудыра.

 

Җәмилә Садриева

Алёна Низамова тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100