news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Непалда су басу: 538 кеше һәлак булган, 977 кеше хәбәрсез югалган

news_top

Непалда су басу нәтиҗәсендә 538 кеше һәлак булган. Тагын 977 кеше хәбәрсез югалган, дип хәбәр итә ТАСС.

26 август иртәсендә илнең төньяк районнарында тау ташлары ишелеп төшү сәбәпле, Лхенде елгасының үзәне тыгылган. Нәтиҗәдә, юлында очраган бар нәрсәне агызып киткән көчле ташкын барлыкка килгән.

«538 кешенең мәете табылды, 977 кеше хәбәрсез югалган дип санала», – диелә җирле хакимиятнең соңгы мәгълүматында.

Шулай ук табигый бәла-казадан 73 кеше зыян күрүе, 3742 кеше коткарылуы билгеле. Эзләү-коткару эшләрендә якынча 15 мең кеше катнаша, дип яза «Татар-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар