Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Непалда пассажир самолетының килеп төшкән мизгеле видеокамерага эләккән

news_top_970_100
Непалда пассажир самолетының килеп төшкән мизгеле видеокамерага эләккән

Непалда пассажир самолеты һәлакәткә юлыккан. Ул Покхара дигән шәһәрдән илнең башкаласы Катмандуга очарга тиеш булган. Бу хакта җирле kathmandupost.com сайты хәбәр итә.

Самолетның җиргә килеп төшкән мизгеле аэропорт янәшәсендә яшәүче кешенең камерасына эләккән.

Турбовинтлы самолет «Йети айрлайнс» авиакомпаниясенеке. Самолетта 68 пассажир һәм 4 экипаж әгъзасы булган. Алар барысы да һәлак булган, дип фаразлыйлар. Әмма илнең рәсми басмасы, армия вәкиле Кришна Бхандари сүзләренә таянып, 16 кеше һәлак булган, дип хәбәр итә. Әмма самолетта исән калучылар турында мәгълүмат юк. Армия вәкиле үзе дә: «Без күбрәк булыр дип уйлыйбыз. Самолет кисәкләргә таралган», – дип комментарий биргән.

Самолет ни сәбәпле егылып төшкән икәне билгесез. Ул иске типтагы – турбовинтлы самолет булган. Тикшерү эшләре бара, дип хәбәр ителә.

Соңрак билгеле булганча, самолетта 4 россияле булуы ихтимал.

Непал – Һиндстанның төньягындагы зур булмаган дәүләт. Ул дөньяның иң ярлы дәүләтләреннән санала, икътисадының төп нигезе – авыл хуҗалыгы һәм туризм. Непал белән Кытай чигендә дөньяның иң биек тавы –Эверест (Джомолунгма) урнашкан, альпинистлар шул тауга нигездә Непал дәүләте ягыннан күтәрелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100