news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Немец коймагы» рецепты (Себернең Ямбай авылында пешерәләр)

news_top
«Немец коймагы» рецепты (Себернең Ямбай авылында пешерәләр)
телеграм-каналдан

Себердәге иң борынгы татар авылларының берсе Ямбайда «Немец коймагы»н пешерәләр. Исеменнән аңлашылганча, әлеге коймак рецепты авылда яшәүче немецлардан килә.

Үзенчәлекле коймакны аш-су остасы Халидә Садыйкова гаиләсендә дә яраталар. Аны пешерергә ул кайнанасыннан өйрәнгән. «Себер татар дөньясы» телеграм-каналы шушы рецепт белән бүлеште.

Камыр өчен 0,5 литр оеган сөт яки кефир, 2 йомырка, 2 аш кашыгы каймак, 1 аш кашыгы сыек май, 1 аш кашыгы шикэр комы, ярты чәй кашыгы сода, чеметем тоз, он кирәк була.

Шулардан йомшак итеп камыр басарга. Камырны 20 минут ял иттереп алгач, аны 1 см калынлыкта ромбикларга кисеп, уртача кайнап торган сыек майда кыздырып алырга. Тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар